Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хөкүмәт хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм өчен акча бүлеп бирәчәк

Бу хакта тулырак безнең язмада.

Россия Хөкүмәте махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә тормыш ситуацияләрен хәл итүдә ярдәм өчен «Ватанны саклаучылар» фондына 18 миллиард сум грант бүлеп бирәчәк. Бу хакта Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин белдерде, дип яза РИА Новости.

Михаил Мишустин Россия Кораллы көчләренең ихтыяҗларын тәэмин итү буенча координацион совет утырышында белдергәнчә, февраль башында «Ватанны саклаучылар» фонды эшчәнлегенең юнәлешләре киңәйтелгән. Шул исәптән, махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучыларының гаилә әгъзаларына ярдәм чараларының тулылыгын һәм сыйфатын контрольдә тоту буенча да, дип китерә әлеге хәбәрне Татар-информ.

«Хәзер 18 миллиард сумнан артык күләмдә грант юнәлдерәбез, бу акчалар безнең хәрбиләргә, аларның гаиләләренә тормыш ситуацияләрен хәл итүдә ярдәм өчен билгеләнгән. Сүз, беренче чиратта, хезмәттән азат ителгәннәр өчен тиешле медицина эшләнмәләре, техник реабилитация чаралары сатып алу, шулай ук уку яки алга таба эшкә урнашу өчен яңа һөнәри әзерлек документларын торгызу турында бара», — дип хәбәр итте Мишустин.

 Матбугат ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев