Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Янгын куркынычсызлыгы турында кайгырта башларга вакыт

Быелның 20 декабреннән киләсе елның 10 гыйнваренә кадәр Балтач районы территориясендә янгынга каршы режим кертелә.

Аның максаты - Яңа ел чорында республика халкының иминлеген тәэмин итү. Бәйрәм булгач, пиротехник чаралардан да файдаланасы килә.Пиротехник эшләнмәләрне куллану кагыйдәләренә килгәндә, хәзер аларны республиканың сәнәгать комплексы, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергия белән тәэмин итү объектларыннан 500 метр ераклыкта гына куллану рөхсәт ителә.

Торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашкан һәм кеше күп йөри торган урыннардан исә әлеге ара ким дигәндә 50 метр булырга тиеш.

Ягулык салу станцияләре һәм комплекслары белән җитәкчелек итүче юридик һәм физик затларга территорияләрне һәм биналарны бизәгәндә тиешле таләпләргә җавап бирмәүче электр гирляндаларыннан һәм башка иллюминацияләрдән файдалану тыела. Район халкы һәм дә кайткан кунакларга фейрверклар-салютлар аттыру өчен бистә һәм авыл җирлекләрендә урыннар булдыру кирәк, ул билгеләнгән урыннарны янгын күзәтчелеге идарәсе белән килешү сорала.

15 декабрьгә кадәр Яңа ел бәйрәмнәрен уздырганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау буенча күрсәтмәләр эшләү мәслихәт. Әлеге күрсәтмәләрдә тәүлек буе кизү торулар, бәйрәм вакытларында җаваплы кеше билгеләү, бәйрәм чараларын оештыруга җаваплы затларны янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча укыту, урам чыршыларын бизәгәндә сертификаты булган гирляндалар гына кулланырга кирәклеге урын ала.

Кышкы чорда янгын гидрантларын кардан, боздан чистартуны оештырып торырга кирәк. “20 декабрьгә кадәр һәрбер җирлектә пиротехник әйберләр куллану өчен урыннарны билгеләп бетерү сорала һәм шул ук вакытта төнге сәгатьләрдә гражданнарның тынычлыгы да сакланырга тиеш», дип белдерелә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча районда оешкан комиссия вәкилләре.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы Яңа ел чыршысы