Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа ел бәйрәмнәрендә 100 меңнән артык татарстанлы бурычлары аркасында чит илгә чыга алмаячак

18 декабрьдә Татарстанда «үз бурычларың турында бел» мәгълүмати акциясе старт алды.

Бурычларны Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында яисә "Россия ФСПХ" мобиль кушымтасында алдан тикшерергә һәм түләргә мөмкин.

18 декабрьдә Татарстанда «үз бурычларың турында бел» мәгълүмати акциясе старт алды. Ул ел саен Федераль суд приставлары хезмәте тарафыннан Яңа ел алдыннан үткәрелә. Аның максаты - Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан гражданнарга карата мәҗбүри чараларны булдырмас өчен, үз вакытында бурычларын тикшерү һәм түләү мөһимлеге турында искәртү.

2020 ел башыннан бирле барлыгы 720 меңнән артык татарстанлы үз бурычларын Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында тикшерде.

Хәзерге вакытта 109 меңнән артык татарстанлы бурыч яки милек характерындагы суд карарларын үтәлмәү аркасында Россия Федерациясеннән читкә чыгуда чикләнгән.

Бурычларыгыз башка илгә ял итәргә баруга каршылык булырга мөмкин. Россия Федерациясеннән читкә чыгуны чикләүгә 30 мең сум бурычы булган кешеләр эләгә. Әмма бурычларны ике айдан артык түләмәгән очракта, суд приставы сумманы 10 мең сумга кадәр киметеп чикләү чыгара. Шушы ук чикләүләр алимент, сәламәтлегенә зыян салган, туендыручысының үлеменә китергән китергән җинаятькә бәйле түләүләр, мөлкәти һәм мораль зыянны каплау буенча бурычлылар өчен дә кулланыла.

Илдән читкә чыгуны тыю бурычны тулысынча каплаган очракта гына башкарыла. Чит илгә сәфәр алдыннан, бер атнадан да ким булмаган вакыт эчендә, әҗәтләрегез булу-булмавын Россия Суд приставларының мәгълүмат банкында, шулай ук Россия Суд приставлары федераль хезмәте мобиль кушымтасында тикшерергә киңәш итәбез. Мобиль кушымтада шулай ук яңа әҗәтләр турында хбә итүче хезмәткә язылырга мөмкин, моны  РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша да рәсмиләштерергә мөмкин. Бу очракта мәгълүмат кулланучының шәхси кабинетына бер тәүлек эчендә киләчәк.

Моннан тыш, халыкка бурычлар турында мәгълүмат бирү республиканың күп функцияле үзәкләрендә дә оештырылган.

 

Россия Суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте

Фото: скриншот r16.fssp.gov.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бурычларыңны түлә