Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа ел чыршысын бүләлми абыйсы белән апасына ут төрткән

Хәзер хатын - кабердә, абыйсы һәм үзе авыр хәлдә дәваханәдә. Мәскәү өлкәсендә Дарьино авылында 20 декабрь кичендә фаҗига була.

Өч туган — Андрей, Иван һәм Светлана бер табын артында очраша. Алар хәл-әхвәл белешеп, якынлашып килүче Яңа ел, чыршы турында сөйләшеп утыралар. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте. Төнгә таба туганнар талашырга тотына. Алар бәйрәм чыршысын, чыршы куелган участокны бүлешә алмый. Бер мизгелдә Андрейның түземлеге бетә һәм ул эшкә керешә.

Полиция ачыклаганча, бәхәс вакытында 32 яшьлек Андрей янучан сыеклык салынган канистрны ала. Ул абыйсына, апасына, өйнең стеналарына эчке яктан бензин сибә һәм ут төртә. Мизгел эчендә агач йорт дөрләп яна башлый. Корылма бөтенләй янып бетә. Ут төртүче ир-ат үзе, аның 38 яшьлек абыйсы 2-3нче дәрәҗәдә пешә, аларны дәваханәгә китерәләр. 36 яшьлек Светлананы коткарып кала алмыйлар. Соңгы мәгълүматлар буенча, ир-атлар реанимациядә бик авыр хәлдә ята. Табиблар аларның гомерен саклап калу өчен көрәшә, тик бернинди дә фараз ясамыйлар. Хәзерге вакытта хокук сакчылары фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: Пиксабай.ру

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын җинаять