Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа ел тау артында түгел

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, таләпләрен үтәргә кирәк. Биш сорауга-биш җавап

Яңа ел тау артында түгел, бусагадан менә- менә атлап керәм дип тора. Билгеле бер таләпләрне үтәп, Яңа ел алды бәйрәмнәре дә уздырыла башлады. Бәйрәмнәрнең алды-арты хәерле булсын өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү гаять тә мөһим. Шул хакта республиканың Балтач һәм Курмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Нурфат Яппаров белән сөйләшеп алдык.

- Нурфат Габдрахманович, Яңа ел бәйрәмнәрен уздыручылар янгын куркынычсызлыгы буенча нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш?
Нинди генә бәйрәм уздырырга алынсаң да, янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кеше билгеләргә кирәк. Ул кешенең махсус программа буенча укыган булуы да шарт. Бәйрәм үткәрү буенча да, янгын чыга калса да инструкцияләр каралган булырга тиеш. Барлык персоналның да әлеге инструкция белән таныш булуы сорала. Кизү тору сәхндәдә дә, шул ук вакытта залда да булсын иде. Өстәмә керү-чыгу ишекләре каралган булсын, Яңа ел чыршысы стенадан, түшәмнән берәр метр ара калдырып куелсын, андый-мондый хәл килеп чыга калса, комачаулый торган булмасын. Тәрәзәләрдәге тимер рәшәткәләр ике каттан ары куелмасын. Күзе начар күргән, колагы начар ишеткән балалар өчен чыршы бәйрәмнәрен беренче катта гына уздыру мәслихәт. Янгын сүндерү җайланмалары булу мәҗбүри. Янгын чыга калса яки сигнал яңгыраса, тиз арада 01 яки 110 хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Иң мөһиме, янгыннар була күрмәсен инде.

- Бәйрәм чараларында петардалар кулланмыйча калмыйлар, бигрәк тә яшүсмерләр ярата шарт та шорт уйнарга.
Әйе, бу вакыт аралыгында пиротехник әйберләрне яшүсмерләр күбрәк куллана. Бу-факт. Кызганыч, салют аттырулардан тәэсирләнүләрнең икенче ягы да бар, ул балаларның сәламәтлегенә куркыныч янарга мөмкин. Петарда, хлопушка, Фейерверклар һәм башка шартлаткычлар белән балигъ булмаганнар әйләнә-тирәдәгеләргә һәм үзләренә аз зыян салмый. Узган ел Татарстанда шундый 14 очрак теркәлде, 4 бала зыян күрде. Хастаханәләргә күзләренә җитди зыян килү сәбәпле мөрәҗәгать итәләр, кайсыберсенең күзен дәвалый да алмыйлар. Куллары пешә, аеруча да бармаклар зарарлана, кешеләр гади генә кагыйдәләрне үтәмәгәнлектән, игътибарсыз булганлыктан, хәтта бармаксыз калалар. Бит пешүләр, пешкәннән калган эзләр гомер буена бара. Фейерверкларның 75 проценты безгә Кытайдан керә. Һәм аларның күбесе тиешле таләпләргә җавап бирми. Кагыйдәләрне тиешенчә кулланмау, срогы чыккан булу, якын-тирәдә тиз кабынып китүчән материаллар булу янгын чыгуга һәм башка бәхетсезлекләргә сәбәпче була ала. 1нче класслы пиротехник әйберләр янгын китереп чыгарырга һәм шартлау очрагы булдырырга мөмкин. Шуны онытмагыз, 18 яшькә кадәрге балаларга петарда, хлопушка, фейрверклар куллану тыела!!!

- Яраса-ярамаса, куркыныч тудыруга карамастан, кешеләр барыбер пиротехник әйберләрне куллана инде. Зурлар өчен саклык чараларын искәртеп үтсәгез иде.
Салют аттырырга, я булмаса башка көнкүреш пиротехник әйберләр кулланырга җыенганда тагын бер кат инструкцияне укып чыгыгыз. Исегездә тотыгыз, сезгә таныш яки гадәти генә тоелган шартлаткычларның да үз үзенчәлекләре булырга мөмкин. Фитильне дә кулны сузып кына кабызып җибәрергә кирәк. Тамашачылар матурлыкны куркыныч зонадан 20 метрдан да ким булмаган ераклыкта күзәтергә тиеш. Эшләтеп җибәргән пиротехник әйберләрне кулда тотып торырга ярамый. Эшләп торган вакытында аларга иелергә дә ярамый. Кешегә каратып аттыру, бина эчләрендә шартлату да тыела. Гомумән, бина, корылма, агачларга, электр үткәргечләр линиясенә якын җирләрдә шартлатырга ярамый.

- Фейерверкларны каян сатып алырга киңәш итәр идегез?

Фейерверкларны бары рәсми сәүдә нокталарыннан гына алырга киңәш итәм. Базар, киоскклардан һәм башка сәүдә нокталарыннан, яисә танышлардан алмавың яхшырак. Биредә алар ялган һәм сертификатсыз булырга мөмкин. Сатып алыр алдыннан төргәгенә карагыз, юеш, ярык урыннар булырга тиеш түгел. Тауарның сертификатын сорый аласыз, андагы инструкциядә җитештерүченең яки күпләп сатучының адресы, телефон номеры була. Ул тауарның сыйфатын һәм куркыныч түгеллеген исбатлый. Тауар билгесе булган фейрвейрклар алсагыз, сез чыннан да сыйфатлы тауар алдыгыз булып чыга, чөнки һәрбер җитештерүче үзенең яхшы исемен сакларга тырыша. Алган фейерверкларны җилле көннәрдә кулланырга ярамый, юеш көннәрдә дә кулланмагыз, чөнки пиротехник әйберләр дөрес юнәлештә атылмаска, чыланган батарейкалар дөрес эшләмәү нәтиҗәсендә, билгеле бер биеклектән тайпылып, алар кешеләргә зыян салырга, янгын китереп чыгаруга сәбәпче булырга мөмкин.

- Яңа ел символы булган чыршы бизәлешенә янә тукталып үтик әле?

Чыршыга куелган электр махсус заводта эшләнгән булырга тиеш, һәм сертификатта язылганнарга да туры килүе шарт. Чыршыга шәмнәр куярга ярамый, бер очкыннан да бик тиз кабынып китүчән марля, мамык уенчыклардан да арынырга кирәк. Бенгаль утларын чыршы белән янәшә кабызмагыз. Салютларны балконнан, лоджийлардан атмагыз. Чыршыдагы герлянданың бер уты булса да сүнеп-янып уйнаса, чыршы утларын сүндерегез һәм гаебе табылып, төзәтелмичә кабызмагыз.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Без әле саклану чараларының бер өлешенә генә тукталдык. Бәйрәмнәрне уздыруга җаваплы затлар инструкцияләр белән яхшы таныштыр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тиешенчә үтәрләр дип ышанып калабыз. 20 декабрьдән 10 гыйнварьга кадәр республикада янгынга каршы режим кертелгәнлеген дә онытмыйк. Кагыйдәләрне үтик, күләмле штрафлардан сакланыйк.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы Яңа елны каршылап