Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа елда Татарстанда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме икеләтә арткан

Штрафлар республикада 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр игълан ителгән махсус янгынга каршы режим вакытында арткан.

Яңа елда ТРда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме икеләтә арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.

Ул искә төшергәнчә, 2021 елның 20 декабреннән 10 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар икеләтә арта, бигрәк тә рөхсәт ителмәгән урыннарда фейерверклар җибәргән өчен.

«Республика халкы өчен штраф күләме 4 мең сумга кадәр артты. Вазыйфаи затлар өчен - 30 мең сумга кадәр. Юридик затларга хәзер 400 мең сумга кадәр штраф яный", - дип ачыклык кертте ведомство башлыгы.

Бу чорда фейерверклар һәм петардларны бары тик җиһазландырылган мәйданчыкларда гына җибәрергә мөмкин булачак, алар Татарстанда меңнән артык.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы