Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа фатир алучылар һәм йорт төзүчеләр отачак!

Дәүләт думасына яңа закон проекты кертелә. Анда сатып алынган яисә төзелгән торак өчен кайтарылучы салымны 2 миллион сумнан түгел, ә 3 миллион сумнан исәпләү хакында сүз бара.

Әлеге яңалыкны Дәүләт думасына ЛДПР партиясеннән депутат булып сайланган Максим Зайцев тәкъдим иткән.

Бу - торак сатып алучылар, яки йорт төзүчеләр өчен бик зур ярдәм, чөнки әлегә кадәр безнең һәркайсыбыз фатир яки йорт алгач (төзегәч), салымыбызны 2 миллион сумнан кире кайтара ала идек, ә хәзер бу сумма 3 миллионга җиткереләчәк. Димәк, без, депутат тәкъдим иткән яңалык тормышыбызга керә калса, 3 миллионның 13 процентын кире кайтарып алырга мөмкинбез.

Шул ук вакытта, яңа закон проектында кредит буенча түләнгән процентлар өчен дә салымны кире кайтарырга тәкъдим ителә.

Моның белән генә бетми әле! Без әлегә кадәр сатып алынган торак өчен үз гомеребездә бер генә тапкыр салымны кире кайтара алсак, яңа закон проектында бу чикләү юк, кеше ничә тапкыр фатирлы булса, яки йорт төзесә, шулкадәр 13 процент салымын ала алачак, дип яза Кызыл таң.

Бик шәп бит бу, дуслар! Яңа закон проекты хуплау табар дип ышаныйк!

Фото: ru.depositphotos.com

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа фатир кайтарылучы салым