Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа туган баланы тәрәзәдән ташлаган

Үзенекен түгел, кеше баласын... Бу хәл кичә Стәрлетамакта булган.

Кичә, кичке 6лар тирәсендә Стәрлетамак перинаталь үзәгендә коточкыч фаҗига булды.

Анда 29 яшьлек хатын яңа туган баланы өченче каттагы тәрәзәдән атып бәрә, алган җәрәхәтләрдән сабый шунда ук үлә.

Төбәк Тикшерү комитетында сөйләүләренчә, хатынның баласын ярып алганнар. Операциядән соң ул палатада бала тапкан икенче хатын, шулай ук, кувезларда булган балалар белән бергә булган.

Билгесез сәбәпләр аркасында хатын чит баланы кулына ала, аның белән бергә тәрәзә янына килә һәм сабыйны аска ыргыта. Палатада булган берәү дә аны туктатырга өлгермәгән.

Ачыклануынча, хатын элегрәк психоневрологик диспансерда дәваланган һәм аннан сәламәтлеге яхшыру сәбәпле чыгарылган булган, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru
Автор:Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән