Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа туган баласының гәүдәсен шкафка яшергән

Мәскәү шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек хатын икенчегә авырлы икәнен иреннән дә яшергән. Ә фатирда баласын тудыргач, аның үле гәүдәсен шкафка салып куйган.

Яшь парның ике яшьлек уллары булган инде. Алар үз фатирларында яшәгән. Анда акрынлап ремонт эшләгәннәр.

Анна институтта читтән торып логопед һөнәренә укыган. Ире хатынының авырлы икәнен белмәгән. Ә хатын үзен бер дә авырлы ханымнар кебек тотмаган. Ире әйтүенчә, күптән түгел дусларында ул башкалар белән беррәттән шәраб та эчкән.

Анна үзе "балам үле туды" дигән. Тикшерүчеләр сабыйның җәймәгә төрелгән мәетен шкафтан табып алган. Ул үле туган булганмы - анысын арытаба тикшерү күрсәтер.

Тик, ничек кенә булмасын, хатынның үзенең йөкле булуын барысыннан да яшерүе аңлашылмый. Ире сүзләренә караганда, алар икенче бала турында уйланган, тик бу вакыйганы соңрак вакытка планлаштырган, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять