Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа туган сабыен үтерергә җыенган, әмма барып чыкмаган

2018 елның ноябрендә өендә бала тапкан ана үтерергә җыенган сабыен кире үзенә кайтаруларын сорый. Казанда яшәүче 33 яшьлек хатын-кыз көмәнен ахырына кадәр күтәрә алмаган, көмәнлелегенең алтынчы аенда ул өендә кыз бала тапкан.

Ана кеше баланың кендек бавын кискәннән соң, аны кечкенә өстәл өстенә куеп, бүлмә ишеген катып итеп ябып чыгып киткән һәм үз эшләре белән мәшгуль булган. Ул вакыты җитми туган сабыйны озак яшәмәс дип уйлаган. Ә кызчыкның үләсе килмәгән - ул елаган да елаган. Ахырда нияте чынга ашмавын аңлаган ана "Ашыгыч ярдәм" машинасы чакырткан һәм табибларга баланы подъезддан "табуы" турында сөйләгән. Әмма аңа беркем дә ышанмаган. Соңыннан ул барысын да сөйләргә мәҗбүр булган.   Табиблар баланың гомерен саклап калу өчен ике ай дәвамында көрәшкәннәр. Ана кеше хастаханәгә килеп, үкенүе һәм баланы кайтарырга теләве турында әйткән. Аның бу гамәле чыннан да үкенүдәнме, әллә җинаять җаваплылыгыннан качарга сәбәп эзләвеме - әлегә билгесез.

Шәһри Казан

Фото: omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять