Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яӊгулда машина тәгәрмәчләрен тишеп йөрүче маньяк барлыкка килгән

Яӊгул авылы үзенеӊ тырыш халкы, эшчән егет-кызлары белән тирә-якта дан тота.

Әмма май аенда бу авылда булган вакыйгалар бу авыл җирлегенә дан өстәми. Ни дигәндә, Яӊгулда машина тәгәрмәчләрен тишеп йөрүче маньяк барлыкка килгән. Авылныӊ яшь егете, төнге караӊгылыктан файдаланып, өч машинаныӊ тәгәрмәчләрен пычак белән тишеп чыга. Моныӊ белән нәрсә эшләргә уйлаганын да тотылганнан соӊ анык кына аӊлатып бирә алмый. Җинаять эше кузгатылмаса да, тәгәрмәчләрнеӊ бәһәсен аныӊ хужаларына түләргә кирәк була, шуныӊ өстенә саллы гына штраф суммасына аӊа өстәләчәк. Ә тәгәрмәч тишеп кенә дөньяга яхшы яктан танылып булмый, моныӊ өчен авылдашлар ихтирам итәрлек изге, җәмәгать өчен файдалы гамәл кылырга кирәк шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал