Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яхшылыклар аяк астында

Бүгенге көндә әти-әни баласын заманча әйберләр белән тәэмин итеп, тормышын уңай якка хәл итәм, дип уйлый. Әмма нык ялгыша, «йомырка сарысындагы» бала еш кына ата-ананың яхшылыкларын аяк астына салып таптый.

10нчы август көнне район прокуратурасында үткән эшче төркем утырышыннан соң шушындый нәтиҗәгә килдем. Матур, тигез гаиләдә үскән Георгийның төнлә белән начар гамәлләр кылуын башкача ничек аңлатып була? Машина йөртү хокукы булмаган килеш кемнеңдер басымы астында чит кешенең машинасын урларга нинди йөрәк кирәк булды икән? Тәртипсез гаиләдә үссә бер хәл, игътибар җитмәгән дияр идең, тигез гаиләдә буй җитеп, һәрчак контрольдә булып та җинаять эшләргә алынган Георгийның бу гамәлен һич кенә дә аңлап булмый. Комиссия каршында кызарырга туры килгән әти-әни жәл. Шуның өчен үстерәме алар газиз балаларын? Ә менә үзе әни, үзе бала булган Василисаның баласын әнисенә калдырып, атналар буе югалуы бернинди кысаларга да сыймый. Әни кешенең әйтүенә караганда, кызы хәмер белән дә дус түгел, әмма берничә көн яки атна буе юкка чыгып торуы тәмам туйдырган. Шуңа да ул кызын ана хокукыннан мәхрүм итүне сорап мөрәҗәгать иткән.
Утырышта шулай ук аракыга сатылып, балаларының киләчәге турында җиңел уйлаучы Клавдия белән дә сөйләшү булды. Дүрт бала тәрбияләүче бу гаиләдә иргә дә, хатынга да диңгез тубыктан, ахры. Клавдия 2011нче елның декабрь аенда балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе инспекторлары тарафыннан исәпкә алына. Өйдәге шапшаклык, тәртипсезлекне ханым сәгать бишкә кадәр эштә булуы, балаларның сүз тыңламавы белән аңлата. Өй иске булгач, җыештырудан шуның кадәр мәгънә, дип аклана ул. Үзен яклар өчен күпме генә сәбәпләр эзләсә дә, Клавдия өстеннән әни кеше җаваплылыгы төшми. Нинди генә өйдә торса да, ул иң беренче чиратта гаилә учагын саклаучы булырга тиеш. Утырышта шулай ук социаль-куркыныч хәлдәге гаиләләр һәм аларда тәрбияләнүче балалар тормышы, балигъ булмаганнарның хокук бозу очраклары һәм аларга карата кулланыла торган профилактика чаралары, әти-әниләрне җаваплылыкка тарту буенча балигъ булмаганнар комиссиясенең эше турында район эчке эшләр бүлегеннән эчке хезмәт подполковнигы Азат Сабиров, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге мөдире Гөлнара Әхмәдиева һәм прокурор урынбасары Фәрит Шәрифуллинның чыгышлары тыңланды. Үзара эшчәнлек, эш процессында туган каршылыклар, борчыган мәсьәләләр хакында уртага салып сөйләшенде. Утырыш ахырында әлеге четерекле мәсьәләгә басымны ныграк ясарга, бу эшкә әти-әниләр комитетларын, җирле үзидарә җитәкчеләрен дә тарту бурычы йөкләнде. Тәрбия өлкәсендә җәмәгатьчелекнең роле зур булу да ассызыкланды.

Р.5. Төрле сәбәпләр аркасында исемнәр үзгәртелеп бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250