Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ялган хәбәр – террорлык

Террорлык акты буенча ялган хәбәр таратучыга карата җинаять җаваплылыгы каралган (РФҖК 207нче маддәсе) – гаять тә зур күләмдә штраф салалар яки биш елга ирегеңнән мәхрүм итәләр.

Шуңа күрә полициягә, оешма-учреждениеләргә шартлаткыч куелган, теракт куркынычы яный, дип шалтыратулар җинаять санала. Чөнки хәбәр керүгә полиция хезмәткәрләре мәҗбүри тәртиптә чаралар күрә башлый, гражданнарны эвакуациялиләр, территорияне камап алалар, транспорт хәрәкәтен тоткарлыйлар, биналарны, әйләнә-тирәлекне тикшерәләр. Әлеге чарага полиция,гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре, табиблар җәлеп ителә, ялган хәбәр нәтиҗәсендә кадерле вакытлар сарыф ителә. Истә тоту кирәк – мондый шаяруларның бәһасе бик кыйммәткә төшә, җинаять җаваплылыгына тартылудан тыш килгән зыянны шаяручыга, бала икән, аның әти-әнисенә түләргә туры киләчәк.

Аннан соң, чит-ят әйберләр күзгә ташалнса, якын да бармагыз, шикләнүегезне полициягә җиткерегез һәм балаларны да шуңа өйрәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Террорга каршы