Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ялгыш күчерелгән акчаны кулланырга ярыймы?

Картагызга ялгыш акча күчергәннәр икән, бу хакта кичекмәстән банкка шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.

Күптән түгел банк картасына шактый гына зур суммада акча килеп төште. Беркайдан бернинди акча аласым юк иде. Ялгыш күчергәннәрдер дип аңладым. Шул көннән бирле бер атна вакыт узды. Минем белән элемтәгә керүче дә, акчаны кире кайтаруымны сораучы да юк. Миңа хәзер ни эшләргә? Ул акчаны тотсам, нәрсә булыр икән?

Венера. Әлмәт

Сорауга юрист Гүзәлия Хафизова җавап бирә:

– Бер счеттан икенчесенә акча күчергәндә реквизитларда хата киткән булса, моның өчен акча күчерүче җавап тотарга тиеш. Монда карта хуҗасының бер гаебе дә юк. Ялгыш күчерелгән акчаны кире кайтарып була. Әмма моның өчен шактый вакыт таләп ителә. Монысы – акча күчерүче колагына әйтелгән сүзләр. Сезнең очракта, әгәр дә сез картагызга ялгыш күчерелгән акчаны туздырырга уйлыйсыз икән – мең кат үкенергә туры киләчәк.

Картагызга ялгыш акча күчергәннәр икән, бу хакта кичекмәстән банкка шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Башкача сездән берни таләп ителми. Бу хәлгә банк үзе ачыклык кертергә тиеш. Әгәр сез шушы көтелмәгән акчаның бер өлешен туздырып өлгергән булсагыз, бу чит акчаны үзләштерү дип саналачак. Банк сездән тотылган акчаны да кайтаруны таләп итәчәк. Каршы килсәгез, сезне судка да бирә алалар. Суд банкка отышлы карар чыгарса, карта хуҗасына карата Җинаять кодексының 159 нчы («Мошенниклык») һәм 160 нчы («Үзләштерү һәм туздыру») маддәләре нигезендә җинаять эше ачылырга мөмкин. Банкка 120000 сум акчалата компенсация түләргә яки ике елга иректән мәхрүм ителергә туры киләчәк.

Әгәр карта хуҗасы көтелмәгән акча килеп төшүе турында банкка хәбәр итмәсә, акчаны кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать итүче дә булмаса, шикаять срогы тәмамлануга, ул бу акчаны тота ала. Россия Гражданлык кодексының 196 нчы маддәсе нигезендә моны бу вакыйгадан соң өч ел вакыт үткәч кенә эшләргә мөмкин. Әмма шунысына да әзер торыгыз: сезгә ялгыш акча

күчергән кеше еллар үткәч тә пәйда булырга мөмкин. Әгәр ул үзенең җитди сәбәп аркасында акчасын вакытында кайтара алмавын дәлилли алса, сезне җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ялгыш күчерелгән акча