Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Янгын куркынычсызлыгы буенча яңа таләпләр

Быелдан, янгынга каршы кагыйдәләр буенча, төзелә торган һәрбер йортта автоном янгын турында хәбәр бирүче җайланма урнаштырылырга тиеш.

Әлеге янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланмалар,  кешегә бүлмә эчендә әз генә микъдарда төтен чыгуны да хәбәр бирергә мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, республикабызда 2016-2021 елларда шушы җайланма урнаштырылган 85 йортта янгыннан, 172  кешенең, шул исәптән 66 баланың  гомерләрен сакланыпп кала. Һичшиксез бу мәгълүмәтләр без ишетеп-белмәгән кешеләр турында гына язылган сыман тоелса да, янгыннан соң кап-кара күмергә әйләнгән йортлар, фаҗига нәтиҗәсендә төзәлмәслек җан ярасы алып гарип калган кешеләр турында онытырга ярамый.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүмәтләре буенча, күпчелек  янгыннар шәхси йортларда килеп чыга. Күп очракларда янгын кешенең ихтибарсызлыгыннан, ут белән саксыз эш итүеннән, электр приборларының төзек булмавыннан һәм җылыткычлар кулланудан барлыкка килә.

2018 елдан башлап пенсионерлар, инвалидлар һәм аз керемле гражданнар яшәгән йортларга социаль ярдәм кысаларында янгын хәбәрчеләре куела башлады. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 1 нче мартыннан башлап мондый  җайланмалар һәрбер төзелә торган йортта урнаштырылырга тиеш.

Бүгенге көндә янгынга каршы режим кагыйдәләрендәге яңа үзгәрешләрне раслау процедурасы бара. Әлеге үзгәрешләр эксплуатациядә булган торак йортларның ничә катлы булуына карамастан, аларга янгын турында хәбәр итүче җайланма урнаштыру мәҗбүри булачагы турында аңлата.

Рафил Шәрәфетдинов,
Балтач һәм  Кукмара районнары буенча
районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм
профилактик эш бүлегенең өлкән инспекторы.

Фото: kukmor-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы