Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Янгынга каршы режимда шашлык кыздыру мөмкин булган очракны әйттеләр

Урман янгыннары куркынычы зур булган торак пунктларда, бакчачылык биләмәләрендә, урманнар белән чиктәш булган ял итү урыннарында ачык учакта ризык пешерергә ярамый.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу көннәрдә аерым бер очракларда гына утта ризык пешерергә ярый. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары — күзәтчелек һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Сергей Сергеев сөйләде.

«Урман янгыннары куркынычы зур булган торак пунктларда, бакчачылык биләмәләрендә, урманнар белән чиктәш булган ял итү урыннарында ачык утта ризык кыздырырга ярамый. Урманнар белән якын булмаган торак пунктларда гына мангалларда ризык пешерергә рөхсәт», — диде Сергей Сергеев.

Тик монда да кагыйдәләр бар: ризык утка чыдам җайланмада пешерелергә, корылмалардан биш метр ераклыкта булырга тиеш. Мангал кырыенда 2 метр радиуста коры чирәм, янып китүчән чүп булмавы шарт. Учак сүндерелгәнче контроль булырга тиеш, аннары я туфрак, я су сибәргә кирәк.

Сергей Сергеев Министрлар Кабинеты карарында урманнарга якын урнашкан торак пунктлар билгеләнгәнен әйтте. 96 торак пунктта, 48 бакчачылык оешмасында утта ризык пешерү ярамый.

«Махсус режим чорында республика территориясендә учак кабызу, коры чирәм яндыру тыела. Нинди генә торак пункт, бакчачылык оешмасы булмасын, янгынга каршы махсус режим вакытында ачык җирдә генә түгел, тимер мичкәләрдә дә чүп яндыру тыела», — дип белдерде белгеч.

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы