Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Янгынныӊ тагын ике корбаны

Казан шәһәрендә торак йортта булган янгын тагын ике корбанны үзенә алды.

Кичке якта шәһәрнеӊ Зур Урамда урнашкан, 6 этажлы йортныӊ бер квартирасыннан төтен чыга башлагач, узып баручылар янгын сүндерүчеләргә шалтыраталар. Алар килеп, квартирага кергәндә, янгын үзеннән үзе туктаган, әмма чыккан төтеннән монда яшәүче 90 яшьлек ир-ат һәм 81 яшьлек карчык тончыгып үлгән була. Күршеләренеӊ сүзләренә караганда, олы яшьтәге карчык параличланган булган, инде күптән кеше ярдәменнән башка йөри алмаган. 5 квадрат метр җирдәге чыккан янгынныӊ мәйданы зур булмаса да, нәтиҗәсе аяныч. Бу очракта электр җиһазларыныӊ дөрес булмавы янгынныӊ төп сәбәбе, дип аталган.

Фото: http://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев