Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"Яраткан эшем һәрнәрсәдән өстен", ди Айнур (+фото)

Белеме тирән, тәҗрибәсе зур, әмма хезмәтендәге принцибы һаман шул ук – гаделлекне яклау, гаепсезне гаепле итәргә юл куймау.

Әти-әнисе аны авыл хуҗалыгы өлкәсендә күрергә теләсә дә, егет күңеле спортка тартыла. Әмма бүгенге көндә Татарстан Республикасының Адвокатлар коллегиясе президиумы рәисе урынбасары булып эшләүче Айнур Әхмәдиев үзен башка өлкәдә күзалдына да китерә алмый.

Балтач егетенең тормышында мондый кискен борылышларга нәрсә сәбәпче булган соң? Әйдәгез, Айнур белән якыннанрак танышыйк.

Айнур – Балтач егете, биредә туа, үсә, белем ала. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә, аеруча, татарча көрәшне үз итә. Мәктәпне тәмамлап, һөнәр сайлау алдында калгач, бераз “көрәшергә” дә туры килә үзенә. Спорт буенча укырга теләге булса да, Сания апа белән Тәлгать абый аны авыл хуҗалыгы белгече итеп күрергә тели. Каршы килми егет, әти-әни сүзе аның өчен закон, тәрбия шундый. Авыл хуҗалыгы институтына документлар тапшырырга баргач, керү имтиханнарындагы кайбер фәннәр белән артык дус булмау сәбәпле, әзерлек максатыннан үзебездәге һөнәр училищесына керергә теләгәнен әйтеп, әти- әнисен кире күндерә. Нормада укып, трактор, машина йөртү хокукы ала егет. Әмма бу тармак аныкы түгел, күңеле тартмый. Аннан бит һөнәр кием түгел. Ошамаса, аны еш алмаштырып булмый. Шулай икән, син аны сайлауга да җитди якын килергә тиеш. Айнур очраклы рәвештә генә заманча гуманитар академия барлыгы хакында ишетә. Һәм Казан шәһәрендәге филиалына юридик факультетка укырга керә. Кечкенәдән политика белән кызыксынган егет диплом эшен дә сайлау процессы буенча яза. Айнур үзен иң элек юрист буларак сыный. Соңрак Татарстан Республикасының Адвокатлар коллегиясенә эшкә килә. Егет нәкъ менә шушы өлкәнең үзенеке булуын аңлап биредә эшкә кала. Адвокатлык эшенә әнә шулай урау юллар аша килә Айнур.

– Мәктәпне тәмамлагач, әти-әниегезнең теләге буенча авыл хуҗалыгы институтына кергән булсагыз, бүгенге көндәге уңышларыгызны кабатлый алган булыр идегезме? – дип кызыксынам.

– Әйтүе кыен, әмма минем язмышым ул чакта андый борылыш алган икән һәм ул яхшыга гына, мин бүген яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Ә монысы миңа калса, һәрнәрсәдән өстен, – ди Айнур Тәлгатович.

Айнур Әхмәдиев халык арасында абруйлы адвокат, эшендә мактаулы хезмәткәр. Намуслы хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган юристы” дигән мактаулы исем дә бирелгән. Моннан тыш, Айнур республика адвокатлар палатасының футбол командасында да уйный. Һәм әйтергә кирәк, оста футболчы.

– Айнур Тәлгатович, без сезнең әле радиода эшләгәнегезне дә беләбез. Барысына да ничек өлгерәсез?

– Төп хезмәтемнән тыш, “Болгар радиосы”нда атна саен эфирга чыгучы программада  радиотыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәм. Әлбәттә, үзем генә түгел, Яңа Савин районы Адвокатлар коллегиясе рәисе, адвокат, Татарстанның атказанган юристы Диләрә Габделхак кызы Фәхретдинова белән, – ди ул.

Менә шулай халык өчен бик тә кирәкле, игелекле хезмәт башкара Айнур. Белеме тирән, тәҗрибәсе зур, әмма хезмәтендәге принцибы һаман шул ук – гаделлекне яклау, гаепсезне гаепле итәргә юл куймау.

Фото гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев