Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яшәү белән яшәү аермасы яки яшүсмер кызны колония дә төзәтә алмаган

Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең 24нче августта булган чираттагы утырышын "Яшәү белән яшәү аермасы" дигән исем белән атап булыр иде.

Нинди генә язмышлы кешеләр белән очрашмыйсың анда. Янәшәбездә генә авыр хәлле гаиләләр барлыгын беләбез. Аларның тормышы белән якыннанрак танышкач, яшәү белән яшәү аермасы дими ни дисең?..
Көндәлек тормышта очраклы яки үзара гына хәл итеп булмастай мәсьәләләр еш була. Тормыш мәшәкатьләреннән качып, җиңел юл сайлап, эчкечелеккә сабышкан, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, балаларын язмыш иркендә калдырган әти-әниләр дә бар. Тик кызганыч, андый гаиләләрнең яңалары барлыкка килә тора.
Гаиләләрдәге низаглар күпчелек очракта эчкечелектән яки акча җитмәүчәнлектән килеп чыга. Нәтиҗәдә, балаларга психик яктан зур зыян килә. Әлеге комиссиядә шушындый социаль яктан авыр хәлле гаиләләр исәптә тора. Комиссия составындагы белгечләр ярдәмендә ата-аналар һәм балалар арасындагы каршылыкларга беркадәр чишелеш табыла.
Арада спиртлы эчемлекләрне еш кулланып, гаилә әгъзаларының тынычлыгын алып, комиссиягә кабат-кабат чакырылып, штраф арты штраф салынганнары да юк түгел. Андыйларны дәвалану курслары узарга җибәрәләр, төзәлмәгән очракта ата-ана хокукларыннан мәхрүм итеп, балаларын приютларга, балалар йортларына тапшырырга мәҗбүр булалар. Балаларына тиешенчә тәрбия бирә алмаган ата-ана яки аларны алмаштыручы затлар бер кара исемлеккә эләккәч, күзәтү астында кала бирәләр.

Менә шундыйларның берничәсе: эчкечелек юлына кереп киткән ата кәефләнеп алган саен тавыш чыгарып, гаиләсенең тынычлыгын алган өчен эчке эшләр органнары вәкилләренә хәбәр ителгәнлеккә беркетмә төзелеп, җаваплылыкка тартылган.
Ә берничә әти-әни яшүсмер балаларының төнге сәгатьләрдә урамда, җәмәгать урыннарында булулары өчен чакырылган иде. Тик шулай да бер кыз баланың төзәтү колониясендә утырып кайтканнан соң да акылга утырмавы, каршы фикерләр белдерүе шаккатмалы хәл булды. Аның киләчәктә кем булачагы өлкәннәрне борчуга сала.
Биредә эшләре каралган гражданнарның һәркайсына комиссия әгъзалары үзләренең фикер-тәкъдимнәрен ирештерделәр. Гаиләне саклап калу өчен тырышырга, начар гадәтләрдән арынырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге кат-кат киңәш ителде.
Фото: http://www.rigma.info/news/company/bolee_600_detey_sostoit_na_uchete_komissii_po_delam_nesovershennoletnikh_v_khabarovske/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250