Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Яшь гаилә» программасы буенча чиратта торучыларның яртысы диярлек фатир алган

Ире яки хатынының яше 35 тән артмаган парлар «Яшь гаилә» программасы буенча чиратка баса бала.

Татарстанда «Яшь гаилә» программасы буенча чиратта торучыларның яртысы диярлек фатирлы булган.

Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Булат Гыйльманов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә «Яшь гаилә» программасы буенча 1009 гаилә хисапка куелганын әйтте.

«Шулардан 490 гаилә торак белән тәэмин ителгән, калганы төзелеш тәмамлануын көтә һәм фатирлы булачак», — диде.

Ул ире яки хатынының яше 35 тән артмаган яшь гаилә башкарма хакимият органына торакка дип чиратка баса алганын искәртте. Хисапка баскач туган һәр балага 200 мең сум акча бирелә.

«Элек кеше бюджет өлкәсендә, я соципотека программасын финанслый торган предприятиедә эшләргә тиеш дигән бәйләнеш бар иде, хәзер кереме булган һәр яшь гаилә чиратка басарга хаклы», — диде Булат Гыйльманов. 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшь гаилә торак шартлары