Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яшь ярымлык баланы урамда онытып калдырган…

Әлеге очрак буенча прокуратура тикшерү башлаган.

Әлмәт шәһәрендәге шәхси балалар бакчасындагы вакыйга белән прокуратура шөгыльләнә башланган. Бакча хезмәткәре яшь ярымлык баланы урамда онытып калдырган. Боларның барысын да күзәтү камерасы теркәгән.

Бу хәл 1 октябрь иртәсендә Тельман урамында булган. Кадрларда тәрбияченең ике бала белән кереп китүе күренә. Ә берничә минуттан мәйданчыкта кечкенә малай күренә. Ул, өлкәннәрне эзләп, мәйданчык буйлап бик озак йөгерә. Әмма аны 20 минуттан соң гына чыгып алалар, дип яза Кызыл таң.

Гадәти булмаган очрак белән прокуратурада кызыксынганнар. Социаль челтәрләрдән файдаланучыларның күбесе, хезмәткәрне эштән кууны таләп итәргә кирәк, дип яза. Әмма балалар бакчасына йөрүче сабыйларның әти-әниләре бу бердәнбер очрак һәм ул башкача кабатланмас дип ышана.


Фото: pixabay.com/ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы Бала гомере бала урамда калган