Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яшь журналист өчен стресс

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия (КДН) утырышы – яшь журналист өчен стресс, чөнки алардан соң тиз генә тыныч тормышка кайтып булмый, күргән һәм ишеткәннәр искә төшеп тилмертә.

Эшче төркем вәкилләренең эше җиңел түгел, кеше язмышын хәл итү – җаваплы һәм рәхмәтсез хезмәт. Алар рейдлар вакытында салкын идәндә бер кат күлмәкчән утырган балалар, тәртипсезлек һәм шапшаклык хөкем сөргән йортта исерек әти-әниләрнең кәеф-сафа корганы белән еш очраша. Мондый әти-әниләргә берәр нинди яклау табып буламы? Юк, юк, юк...

Бер генә минутка күзалдына китереп карыйк: кечкенә бала мәктәптән кайта, аркасында рюкзак, ә көндәлектә бишле, дүртле билгеләре. Баланың кәефе яхшы, ә күңелендә борчылу. Бүген аның әнисе аекмы, әллә исерекме? Әгәр аек булса, бар да яхшы. Әгәр исерек булса,.. бала тыныч кына почмакта утырачак һәм елаячак, аны юатучы да булмаячак, чөнки әнисе исерек. Ул инде матур, чибәр хатын-кыз да, кайгыртучан әни дә түгел. Әмма бала күңеле бәхетле киләчәккә өметен югалтмый.

Матур күренеш түгел, әмма болар хәзер безнең район өчен дә ят күренеш түгел, кызганыч. Чираттагы утырышта нәкъ менә шундый сәрхүш әни белән очрашырга туры килде.

Хатын әлеге бинада беренчесен генә түгел кебек тоелды миңа. Ул комиссиягә үзенчә юынып, чәчләрен тарап килсә дә, исерткеч эчемлекне даими куллану үзенекен иткән, ул үз яшеннән күпкә олы күренә, таушалган. Комиссия каршында үз гаебен танып, башын иеп басып торган чакта, аннан да суфый кеше юк кебек тоелды. Әмма комиссия вәкилләренең бу хатынга карата бернинди ышанычы да юк.

“Бала ул губка, бар нәрсәне сеңдерә, шуңа да үз-үзеңне кулга ал”, “балага мәхәббәт сүздә генә түгел, эш-фигыльләрдә чагылыш табарга тиеш”, “синең балаларыңа ана мәхәббәте җитми” кебек сүзләр әлеге хатынга комиссия вәкилләре тарафыннан күп тапкырлар әйтелә. Шулай ук хатын белән бергә яшәүче исерек ир дә балаларга тискәре йогынты ясый, аларга кул күтәрергә дә батырчылык итә. Олы улы беренче сыйныфта укый, мәктәптән соң өйгә кайтырга теләми, курка. Калтыранган килеш, бер кат футболкадан кардан яланаяк күрше апасына чаба. “Әни әти белән сугыша”, дип теге апаны кочаклап ук ала.

Хатынның балаларын алачаклар, чөнки комиссиянең төп бурычы балаларны яклау. Өч бала үсеп килә, куанып яшә генә. Юк бит... аракы балалардан кадерлерәк.

Кемдер балага нинди генә булса да, үз әти-әнисе янында яшәү яхшырак дияр. Әмма мондый гаиләдә ул кем булып үсәчәк?

Бу хатын әлеге язманың үзе турында булуын танымас та, хәер, ул аны укыр дигән ышаныч та юк. Әмма аның үзен кулга алып, эчүен ташлап, эшкә урнашып, балаларын кайтаруына бик тә өметләнәсе килә. Балалар бит көндәлек әниләрен сагынып, аның белән очрашуны көтәчәк.


Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА тәрҗемәсе.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кдн