Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"Яшерен конверт белән хезмәт хакларын түләүчеләргә каршы көрәшергә кирәк", ди башкарма комитет җитәкчесе

Бүген район Советының кече утырышлар залында хезмәт хакларын вакытында түләмәүчеләргә багышланган видеоконференция булып узды.

Анда республика буенча мондый проблемалы оешма-предприятиеләр хакында сөйләшү барды. Шулай ук хезмәт хакларын конвертларда түләүчеләр турында да сүз алып барылды. "Яшерен конверт белән хезмәт хакларын түләүчеләр безнең районда да бар, аларга каршы көрәшергә кирәк", диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов.
Шушы ук җыелышның икенче өлешендә ковидка каршы ревакцинация ясату мәсьәләсе дә күтәрелде. Таҗлы вирус тынычланып киткән кебек була да яңадан баш калкыта, шуңа да яңадан вакцина ясату мөһим мәсьәлә булуы ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев