Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яшьләрне кайгыртып

Бүген район прокуратурасының утырышлар залында эшче группаның чираттагы утырышы булды. Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне һәм тәртип бозуларны булдырмау, тәрбия мәсьәләләре турында сөйләшенде.

Иң элек Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшчәнлеге, профилактик исәптә торучы гаиләләрдәге хәл турында бүлекнең балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторы Ләйсән Шакированың отчеты тыңланды.
Рөстәм Заһидуллин район башкарма комитетының мәдәният бүлегенең яшьләрнең ялын оештыру буенча эшчәнлеге турында сөйләде.
Чыгышлардан соң фикер алышкач Эшче группа һәр ике мәсьәлә буенча әле эшчәнлекне тагын да яхшырту юлларын күрсәтте һәм якын киләчәккә конкрет карар кабул итте.
Эшче группага район прокуроры вазыйфаларын башкаручы, юстиция киңәшчесе Фәрит Шәрифуллин рәислек итте. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250