Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яшүсмер өстенә түгелгән сыра аркасында дустына ут төрткән

Балигъ булмаган балага карата җинаять эше кузгатылган.

Балигъ булмаган яшүсмерне дустын үтерергә омтылуда гаепли. Тикшерү версиясе буенча, 7 ноябрьдә, саксызлык буенча дусларның берсе икенчесе өстенә сыра түккән, шуның өчен тегесе аны башта кыйнаган, ә соңыннан аның өстенә тиз кабынып китүчән сыеклык сипкән, аңа ут төрткән һәм һәлакәт урыныннан китеп барган. Бераздан соң зыян күрүче аңына килә, өстендә янучы киемен сүндерә алган һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Әлеге хәл 7 ноябрьдә Түбән Новгородның Бор шәһәрендә булган, дип хәбәр итә "Время-Н"басмасы.

Ут төрткән үсмергә карата җинаять эше кузгатылган. Аның дусты хастаханәдә дәвалана, хәле тотрыклы, әмма авыр дип бәяләнә.

Чыганак: Шәһри Казан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять криминал