Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"Язылыгыз. Бер миллион сум уйнатам..."

Дөрес микән бу? Кемгә язылырга?

Соңгы арада Интернетта, аеруча социаль челтәрләрдә, танылган артистлар, блогерлар, конкурс үткәреп, бүләкләр яки акча тарата. Ул уеннарның шартлары да гади: әлеге бүләкне отар өчен аларның социаль челтәрендәге сәхифәләренә язылырга гына кирәк, ә алар җиңүчеләрне махсус программа аша билгели. Гомумән алганда, бу алдау түгел, үземнең дусларымның төрле бүләкләр отканы булды.

Әмма соңгы арада алдаулар да килеп чыга башлады. Күптән түгел Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче бер блогер Инстаграмм сәхифәсендә бер миллион сум уйнатты. Ул акчаны Воронежда яшәүче бер ханым откан. Тик бер миллион сум алыр урынына ул 10 мең сум акчасын югалткан.

"Бер көнне Интернетта конкурста катнаштым. Барлык шартларны үтәдем. Бер атнадан соң конкурсның нәтиҗәсе билгеле булды: мин - җиңүче! Бигрәк тә шатландым. Блогер үзе минем белән элемтәгә чыкты. Үзе икенче шәһәрдән булгач, акчаны картага күчерәм, дип белдерде һәм аның мәгълүматларын сорады. Мин шул ук вакытта кирәкле булган барлык нәрсәләрне әйтеп бирдем. Биш минуттан соң картада булган 10 мең сум акчамны салдырдылар.

Теге кешегә янә язып караган идем, "кара исемлек"кә тыгып куйган. Арытаба ачыклануынча, ул блогер булмаган икән. Мошенниклар аныкы кебек сәхифә ясап, аның исеменнән конкурс уйнаткан. Сак булыгыз, дуслар, конкурсларда катнашканда картаның бернинди саннарын да әйтмәгез!", - дип язган хатын "ВКонтакте" социаль челтәренең бер төркемендә, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: rv-ryazan.ru

Автор: Ример Насретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кырыкалдар мошенниклар акча уйнату