Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әйләнә-тирә мохитне саклау өчен авыл җирлекләре җаваплы

Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге законнарны бозудан китерелгән зыянны егерме ел дәвамында эзләтеп алырга мөмкиннәр.

- Гамәлдәге законнар нигезендә җирле үзидарә органнарына әлеге җирлектәге көнкүреш калдыкларын һәм чүп-чарны җыйнау һәм чыгару йөкләнгән, - ди «Россельхознадзор»ның ТР буенча идарәсе өлкән дәүләт инспекторы Ринат Фәйзрахманов.
Җирләрне яхшырту, саклау буенча билгеләнгән таләпләрне һәм бурычларны үтәмәгәндә гражданнарга 1 меңнән 1,5 мең сумга, дәүләт хезмәтендәге кешеләргә 2 меңнән 3 мең сумга, юридик затларга 40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф салына.
«Россельхознадзор»ның ТР буенча Идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге авыл җирлекләренә карата тикшерүләр үткәрә. Тикшерүләр барышында чүп-чар белән тулган авыл хуҗалыгы әһәмиятендәге җир участоклары, тирес яткан җирләр ачыклана.
Гаеплеләргә беркетмә төзелә. Муниципаль берәмлекләр башлыклары җирләрнең чүпләнүенә юл куймаска, җирләрне законлаштыру һәм бер категориядән икенчесенә күчерү буенча кирәкле чараларны күрергә тиешләр.
Җир участокларының чүп-чар белән тулу (законсыз чүплекләр) очраклары турында «Россельхознадзор»ның ТР буенча идарәсенә В(843)570-2765 номеры белән хәбәр итәргә мөмкин.
Фото: http://konspekts.ru/primeri/predposylki-vvedeniya-energeticheskix-nalogov-schet-na-tablo-promyshlennost-5-okruzhayushhaya-sreda-1/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250