Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Йокылар тыныч булсын дисәк

Салым җыю мәсьәләсендә күпләрдә дәүләт кайгыртсын дигән фикер яши.

Әмма салым түләү мәҗбүри икәнен һәм һәртөрле бюджетныӊ шуӊа нигезләнеп төзелүен, балалар бакчасы, мәктәп, дәвалау учреждениеләренеӊ һәм барлык бюджет оешмаларыныӊ яшәеше, аларда эшләүчеләрнеӊ хезмәт хакын вакытында алулары турыдан-туры шуӊа бәйле булуын исәпкә алсак, бу әһәмиятле мәсьәләнеӊ һәркемгә кагылышы бар икәнен күрәбез.

Районда яшәүче гражданнарга 2018 ел өчен төрле салымнар буенча түләү кәгазьләре инде килә, күп кенә җирлекләрдә бу эшкә җиӊ сызганып тотындылар. Бу уңайдан без берничә сорау белән район башкарма комитеты җитәкчесенеӊ беренче урынбасары Илшат Солтан улы ГАЛИМУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.

– Илшат Солтанович, күп кенә гражданнарга инде салым хатлары килде, безнеӊ райондашлар нинди төр салымнар түлиләр?
– Әйе, күпләргә инде салым кәгазьләре почта белән килде. Райондашларыбыз, әгәр шәхси транспорты булса транспорт салымы, җир кишәрлеге мәйданына карап җир салымы һәм милек салымын түләргә тиеш булалар. Салым хезмәте порталында теркәлгән гражданнарга «Шәхси кабинет»ларын ачып карарга кирәк, аларга түләү кәгазьләре электрон рәвештә генә җибәрелә.

– Районда җыелган салымнар кая китә?
– Транспорт салымы тулысынча республика бюджетына җибәрелә, ул безгә юлларны төзекләндерү һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән программалар аша кире әйләнеп кайта. Җир һәм милек  салымы тулысы белән җирле бюджетка туплана һәм бюджет чыгымнарын, шул исәптән мәгариф, мәдәният һәм спорт,  физик культура өлкәсенеӊ чыгымнарыныӊ бер өлешен каплауга тотыла.

– Аерым төр салымнар җыелуына тукталып китик әле.
– Транспорт салымы районда 28 миллион 796 меӊ сум күләмендә җыелырга тиеш булса, ноябрь башына 12 миллион 361 меӊ сум күләмендә тупланды, бу тиешле салым күләменеӊ 42 процентын тәшкил итә. Салавыч, Яӊгул, Шубан, Сосна авыл җирлекләрендә транспорт салымыныӊ 54-52 проценты инде тупланды. Әмма Урта Көшкәт, Смәел авыл җирлекләрендә, Балтач бистәсендә хәзергә бу эш сүлпән бара, үтәлеш бары 22,4-40,4 процентны тәшкил итә.

Милек өчен хисапланган салымнарны түләүләр дә хәзергә мактанырлык түгел, район буенча үтәлеш бары 41,5 процент кына. Шеӊшеӊәр, Пыжмара, Сосна һәм Борнак җирлекләрендә бу төр салымның җыелуы 63,8-55,6 процент булса, Кече Лызи, Чепья һәм Карадуган авыл җирлекләрендә үтәлеш бары 31,3-32 процентны тәшкил итә.

Җир өчен салымнар районда 9 миллион 922 меӊ сум тупланырга тиеш булса, аныӊ 4 миллион 475 меӊ сумы җыелган, бу 45 процент дигән сүз. Нөнәгәр, Шеӊшеӊәр, Яӊгул, Шубан һәм Салавыч авыл җирлегендә җир салымнарыныӊ 70-63 проценты инде тупланды. Башка җирлекләргә дә бу мәсьәләгә игътибарны арттыру сорала.

– Салымнар кайчанга кадәр түләнергә тиеш?
– Халык теленә күчкән әйтем бар бит: салымыӊны түлә дә, тынычлап йокла, дип. Мин дә райондашларга шуны тәкъдим итәр идем. Агымдагы елда физик затлар җир, транспорт һәм милек салымнарын 2019 елның 2 декабренә кадәр түләп бетерергә тиеш. Ә моныӊ вакыты аз калып бара. Вакытында түләнмәгән салым өчен пени (өстәмә түләү) өстәлә, димәк, тартып-сузып йөрүнеӊ бер файдасы да юк.
 

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым