Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Югалган телефон яки полиция хезмәткәрләренең чын йөзе

Бу тормышта без нәрсәгәдер риза түгел, булганына шөкер итмибез, кемнедер күрә алмыйбыз,хезмәтен намус белән башкарганнардан көнләшәбез, эшләми дип чаң сугабыз. Ә бит кешенең гел кара ягын гына эзләргә кирәкмидер минемчә.

Минем бүгенге язмам полиция хезмәткәрләре турында.Алар хакында гел начар итеп сөйләргә яратабыз, ә кирәкләре чыкса, алардан ярдәм көтәбез.
Әллә нинди чаң сугарлык хәл булмаса да, минем бүгенге язмам аша аларга рәхмәт сүзе ирештерәсем килә.
7 февраль көнне Балтачта “Нур” кибете янәшәсендәге келәмнәр сату кибетеннән чыгып, машинага утырганда телефоным төшеп калган, югын белеп кире килгәндә телефон юк иде, эзләп тапмадык, бер кеше дә күрмәгән, шикләнерлек кешеләр дә табылмады.
Бик борчылып кайтып киттем, кыйммәтле, бүләк телефонымны югалтканыма бик дулкынландым, авыртып та алдым. Кызларым мине тынычландырдылар, бәлки алган кеше бирер дип өметләндем.Телефон табылмагач, кызым Алсу полиция бүлегенә хәбәр итте. Ә алар үз чиратларында шундук оператив рәвештә эзләү эшенә керештеләр.
Иң беренче эш итеп “Нур” кибетенә куелган видеокүзәтүне тикшереп, шул тирәдәге булган хәлләрне күзәтеп, шикле кешене табып, машина номеры күренмәсә дә, маркасы аша эзләү эшенә керештеләр. Һәм бик тиз,1 сәгать эчендә телефон табылды да. Куанычымның чиге булмады.
Шушы эшкә күп көчен куйган, җинаятьләрне эзләү башлыгы Ленард Сәгъдиев үз эшенең чын остасы, куйган максатына ирешә торган хезмәткәр икән.
Шулай ук зур ярдәм күрсәткән полициянең участок вәкиле, капитан Радик Төхвәтуллинга да рәхмәтебез чиксез. Тырыш уллар үстергән әти-әниләренә ихлас рәхмәтем. Исән-сау эшләсеннәр, бәла-каза читләп үтсен.
Телефонны табарга эшне җиңеләйткән “Нур” кибетенең видеокүзәтүенә, кибет хуҗасы Нурания ханымга да зур рәхмәт.
Ә телефонны кемнән төшеп калганын күрә торып, телефонны алып качкан егеткә нәрсә әйтәсе килә, аны да әти-әнисе кеше әйберенә тияргә ярый дип үстермәгәндер, югыйсә бик җайлы иде, кибеткә кертеп калдырырга гына кирәк иде дә бит.Ә ул кемнеңдер борчылуы хакында уйламаган булып чыга. Алга таба мондый ялгыш адымнарга бармасын иде яшьләр, күңелләренә рәхим-шәфкать иңсен, Ходай начар эшләрдән сакласын.
Ә сезгә полиция хезмәткәрләре авыр, ләкин мактаулы хезмәтегездә зур уңышлар телим, чал башымны иеп рәхмәт әйтәм. Гаиләләрегез имин булсын, таза-сау булыгыз.
Сәлимә Габделхакова, Янгул авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югалган телефон