Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

ЮХИДИ штрафларын түләмәүчеләргә дәүләт хезмәтләреннән файдалануны чикләмәкчеләр

Агымдагы елда Россиядә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән штрафлар саны 20 процентка арткан.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләмәүчеләргә кайбер дәүләт хезмәтләреннән файдалануны чикләргә тәкъдим иттеләр. Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары Вячеслав Лысаков шундый инициатива хакында сөйләде. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Әгәр автомобиль хуҗасы штрафларын түләми һәм аларның күләме иң югары ноктасына җиткән икән, сәламәтлек һәм өченче затларның мәнфәгатьләре хакында сүз бармаган очракта, билгеле бер дәүләт хезмәтләреннән (әйтик, паспорт алыштыру, белешмә алу) файдалануны чикләргә тәкъдим ителә», - дип ачыклык кертте парламентарий.

Шул ук вакытта, Лысаков ике елдан соң ЮХИДИ штрафларының автоматик рәвештә юкка чыгуын көтүчеләрдән зарланды һәм штрафларны тиз арада түләгән өчен 50 процентлы ташлама булмаса, штрафларын түләмәүчеләр саны тагын да күбрәк булыр иде, дип белдерде.

Суд приставлары мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2019 елның беренче биш аенда түләнмәгән ЮХИДИ штрафлары турында карарлар саны 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда 20 процентка диярлек артып, 22,4 миллионга җиткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штрафлар