Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Юл читендә бер яшьлек кызын калдырган ир-ат суд каршына басты

Суд утырышына ир белән хатын бергә килгәннәр, журналистлар белән аралашудан баш тарттылар.

Казанның Совет районы җәмәгать суды җәй көне бөтен Казанны шаулаткан – 28 яшьлек Иван Дмитриевның бер яшьлек кызын юл читенә утыртып, китеп бару вакыйгасын карый башлады. Ир-атны баланы куркыныч хәлдә калдыруда гаеплиләр.

«25 июльдә хатыны белән бәхәсләшкәннән соң, ир бер яшьлек кызын үз автомобилендә алып киткән. Ул баланы Нәҗип Җиһанов урамындагы юл читенә утырта, шуннан соң фотога төшереп, хатынына фотосурәт җибәрә. Әмма хатыны ул фотога әһәмият бирмәгән. Тиздән бала очраклы узып баручылар тарафыннан табылган, алар полиция чакырткан», - дип сөйләде Казанның Совет районы прокуроры ярдәмчесе Аида Шәйдуллина.

Прокурор сүзләренчә, ир белән хатын арасында низаг өйдә булган. Ире һәм хатыны бер-берсен хыянәттә гаепләгән. Шуның аркасында җәнҗал башлана.

Хәзер ир-атка бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Суд утырышы башланыр алдыннан ир белән хатынның килешергә теләве ачыкланды. Суд утырышына әлеге пар бергә килгән. Алар журналистлар белән аралашудан баш тартты. Икесе дә суд утырышы башлануы турында вакытында хәбәр алмаганлыктан, процессны икенче көнгә күчерделәр.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 25 июльдә Нәҗип Җиһанов урамында очраклы узып баручылар юл читендә бер яшьлек баланы табып, полиция чакырткан.

Тиздән полицейскийлар кызның әти-әниләрен таба. Баланың әтисе полицейскийларга хатыны белән әрләшүе турында сөйли. Баланың ата-аналарына карата «Ата-аналар яки башка законлы вәкилләрнең балигъ булмаганнарны карап тоту һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәве» маддәсе буенча административ эш кузгатылган.

Фото: Елена Саляхова

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев