Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Юрган белән каплап чыгып киткән...

Хатын 6 елга иректән мәхрүм ителде.

Саратов өлкәсе суды анда яшәүче 30 яшьлек Екатерина Шапинага гаепләү карары чыгарган.

2 августта көндез ул полициягә кесә телефонын урлаганнарын хәбәр иткән. Наряд килүгә ул өеннән чыгып киткән була. Хокук сакчылары аның йортында күпсанлы пычак җәрәхәтләре булган ир-егет мәетен таба.

Шапина аңлатканча, мәрхүмнең шәхесе аңа билгеле түгел. Берничә сәгатьтән соң гына Екатерина үзенең 39 яшьлек Дмитрий Цифровны үтерүен таныган. Алар 4 ел бергә яшәгән.

Төнлә алар исерткеч эчемлекләр эчкәндә ачуланышкан. Цифров Екатеринаны дустына көнли. Низаг вакытында хатын өстәлдән пычак ала һәм ирнең аркасына кадый. Ир, бүлмәгә барып җитеп, караватка йөзе белән барып төшә. Хатын, аның артыннан барып, тагын берничә тапкыр чәнчә.

Арытаба ул ир мәетен юрган белән каплый да 4 һәм 6 яшьлек балаларын апасына илтеп куя, ә үзе күршесендә төн чыга, дип яза Кызыл таң. Икенче көнне генә хокук сакчыларына шалтырата...

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал Җинять