Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Үз балаларына 1 миллион сум әҗәтлеләр бар икән (+фото)

Быелныӊ 8 аенда Балтач районы буенча алиментларны эзләп алу буенча 88 эш бар. Бурычлары да күп җыйналган шул, инде 11 миллион 730 меӊ сумга менеп җиткән.

Алдан  хәбәр ителгәнчә, бүген өйләгә кадәр районара суд приставлары бинасында алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтте.

Кабул итүдә  суд приставы һәм прокуратура вәкилләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм социаль ярдәм күсәтү бүлеге җитәкчеләре, опека һәм тәрбия секторларыннан чакырылган хезмәткәрләр катнашты.   

Безнеӊ халык мондый бушка оештырылган чаралардан актив файдаланмый. Менә бу юлы да бушлай юридик консультациягә мөрәҗәгать итүчеләр саны бик аз булды. Килүчеләрне көткәндә   районныӊ баш приставы Наил Гайнанов белән сөйләшеп алдык. Аныӊ әйтүе буенча   алиментларны түләтү эше көндәлек контрольдә тора. Ә шулай да, качып йөрүчеләр бар, аларга карата административ чаралар кулланалар, җинаять җаваплылыгына тартуга кадәр барып җитәләр. Мәсәлән, быелныӊ 8 аенда  Балтач районы буенча алиментларны эзләп алу буенча 88 эш бар. Бурычлары да күп җыйналган шул, инде 11 миллион 730 меӊ сумга менеп җиткән. Агымдагы  бурычлар әле генә 9 миллион сум тәшкил иткән, Наил Гайнанов әйтүенчә, бу кисәк арту «яшәү минимумы» суммасы арту белән турыдан-туры бәйләнештә икән. Кул кушырып утырмыйбыз, ди баш пристав, алиментларны эзләп алу буенча яӊадан яӊа эшләрне ачып торабыз. Мәсәлән, узган ел бу чорга 65 эш, агымдагы елда инде 68 эш  кузгатылган. Бу елда 71 эшне ахырына җиткерә алганбыз, әмма, әйткәнемчә, яӊалары өстәлеп тора. Ике айдан артык алимент түләмәгән өчен 17 кеше административ җаваплылыкка тарттык, яӊадан 11 җинаять эше кузгаттык. Шунысы кызганыч, 23 әни кешегә алимент түләүдән баш тарткан өчен эш кузгатылган. Бу эш белән бүлектә турыдан-туры Айгөл Таҗетдинова  шөгыльләнә икән.

Шул арада бүлмәгә балаларына  алимент түләмәүче бер әтине сөйләшүгә алып керделәр. Рәсми рәвештә эш урыны юк, «шабаш»када йөри. Ни өчен соӊгы айларда алимент түләүдән баш тартасыз, дигән сорауга ул, өйдә ремонт үткәрә идем, акча булмады, дип тыныч кына җавап бирде. Район үзәгенә якын урнашкан бер авылда яшәүче бу ир-атныӊ ике баласы бар, шулай түләми йөреп әҗәте инде 268 меӊ сумга җиткән. Рәсми рәвештә эшкә урнашудан да баш тарта, акчасын да түләми.

«Мондыйлар тагын бармы?» дигән сорауга баш пристав Наил Гайнанов дистәләгән эшне хәзер санап чыга алам, ди. Мәсәлән, Салавыч җирлегенә кергән авылдан берәүне алимент түләмәгән өчен сөйләшергә чакыралар. Эшкә урнашу өчен районныӊ мәшгульлек үзәгенә җибәрәләр, ә аннан кирпеч заводына эшкә урнашу өчен юллама тоттыралар. Әмма, ул заводка барып та карамый, тикшерә торгач, башта анда мине эшкә алмадылар, дип алдалый, соӊыннан бармаганын таный. Аӊарчы алимент түләүдән качып йөргәне өчен штраф салынган булса, хәзер инде җинаять җаваплылыгына тартылды. Суд карары буенча мәҗбүри эштә эшләргә тиеш булса да, анда да катнашмады, нәтиҗәдә ирегеннән мәхрүм ителде. Утырып кайтты, тагын эшкә урнашмады, тагын штраф салынды, инде тагын җинаять эше кузгатылды. Менә шушындый мәгънәсез түгәрәк эчендә йөрүчеләр район буенча дистәгә якын, ди Наил Гайнанов. Араларында  балаларына бер миллион сумнан артык әҗәтле булганнары бар икән. Балалары балигъ булгач, алимент түләргә тиешленеӊ бурычы артмаса да, ул аларга шул яшькә җыелган сумманы барыбер түләргә тиеш булып чыга.

Бүгенге көндә эшсез һәм алимент түләмәүче ир-атларныӊ 99 проценты элекеге хатынына үч итеп бу  тайгак юлга баралар, ди район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара  Галимуллина. Мәсәлән, күрше авылда өч баласын калдырып, йорт башлыгы хатынын аерды, «КамАЗ» машинасында эшләгән эш урыныннан чыгып, хәзер өендә эшсез ята. Тикшерә башлагач, төп сәбәп итеп, акчаны хатынга бирәсе килмәү, дип атый. Аныӊ өч баласын (хатыныны әлегә яшь бала белән өйдә тора) кем карарга тиеш соӊ? Прокуратура хезмәткәренеӊ ярсуы бу очракта бик урынлы. Беткә үч итәм, дип тунны ягу түгелме соӊ, бу?!

Ә гомумән алганда, бу эшләрнеӊ очы-кырые күренми икән әле. Ни дигәндә, гаиләләрнеӊ таркалуы, балаларныӊ ятим калуы, аларны караудан, тәрбияләүдән ваз кичүче «ир-ат»лар саны даими артып бара. Алай гына түгел, андыйлар арасында инде хатын-кызлар да шактый. Бары бердәм, киӊ җәмәгатьчелек белән кулга-кул тотынып эшләгәндә генә бу ямьсез күренеш  үсешен туктатырга мөмкин булачак.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алимент