Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Үз әнисен үтергән кем ул?

Россиянеӊ Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты 44 яшьлек Валерий Утягановка карата Россия Федерациясе Җинаять кодексыныӊ 105 матдәсенеӊ беренче өлеше нигезендә (үтерү) җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү комитеты сайты хәбәр итүенчә, 18 ноябрь төнне Зәй шәһәренеӊ Ленин урамындагы бер фатирда улы исерек хәлдә 63 яшьлек әнисенеӊ берничә тапкыр күкрәгенә, башына суга, ул гына җитмәгән, электр чыбыгы белән буа башлый. Тавышка бу ир белән язылышмыйча яшәүче хатын күрше бүлмәдән чыгып, ирнеӊ кулындагы чыбыкны тартып ала. Шул арада каяндыр алып бау тоткан ир, икегезне дә буам, дип үтерү белән яный. Хатын куркуыннан квартирадан чыгып кача, ә улы әнисен буып үтерә.

Валерий Утяганов үзенеӊ гәебен тулысы белән таный, ул сак астында һәм аӊа гәепләү карары әзерләнгән. Тикшерү эшләре дәвам итә.

tatarstan.sledcom.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять