Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Закон ханым-туташларны аямый

Хатын-кыз нинди булырга тиеш? Чибәр, акыллы, тәрбияле, тыйнак һәм башка гүзәл сыйфатка ия булучылар. Кызганыч, әнә шундый сыйфатларны аяк астына салып таптаучы, начар гадәтләре белән якыннарыныӊ йөзенә тап төшерүче, тәрбиясез, тәртипсез ханым, туташлар районыбызда бар икән.

Әйе, тормышта төрлесе була шул. 2016 елнын 5 ай эчендэ генә Балтач муниципаль районында эшләп килүче Татарстан Республикасыныӊ ирекләреннән мәхрүм ителмичә, суд биргән җинаять жәзаларын үтәтү инспекциясе филиалында 6 хатын-кыз исәпкә алынды.

Алар арасында мәҗбүри эшкә хөкем ителгән районыбызныӊ бер авылында яшәүче N. бар. Ул узенеӊ дүрт, берсеннән-берсе кечкенә балаларын тәрбияләү белән шөгеләнми, Нәтиҗәдә жинаять кодексынын 156 матдәсе нигезендә (балигь булмаган баланын тәрбиясе белән шөгелләнмәгән өчен) Балтач районы суды карары нигезендә 360 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителә.

Дөрес, «Дурт аяклы ат та абына», инде ялгышкансын һәм суд иректән мәхрүм итмичә жәза биргән икән, шуны тиешенчә үтисе генә бит. Юк, алда искә алган хатын төзәлү турында уйламый - янә җинаятьчелек юлына баса. Киров өлкәсенә барып, бер ханымныӊ 86 000 сум акчасын урлый. Монысы өчен инде суд мәҗбүри эш белән генә калдырмый, ул 1 елда 5 айга ирегеннән мәхрүм ителә.

Карадуган авылында яшэуче Белосохова Гүзәлнеӊ суд кылган гамәлләрен җинаять дип табып, аны шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итеп сынау вакыты белән иректә калдырды. Әмма ул да судтан соӊ төзәлү юлына басмады, даими рәвештә эчучелек белән шөгелләнүен дәвам итте. Нәтиҗәдә суд аӊа карата биргән җәзаны үзгәртеп, 1 елга ирегеннән мәхрүм итеп, төзэтү колониясенә озатырга мәҗбүр булды.

Сүземне йомгаклап, җәмгыятебезнеӊ киләчәген тәрбияләүче, аныӊ йөзен билгеләүче гүзәл затларыбыз мондый әхлаксыз адымнар ясамасыннар иде. Закон ханым-туташлар дип тормый, аныӊ алдында һәркем тигез.
Азат Сабиров,
Россия Федерациясенеӊ жәзалар үтәү системасының,
Татарстан Республикасы жәзалар үтәү инспекциясенеӊ
Балтач районы бүлекчәсе җитәкчесе эчке хезмәт подполковнигы.
Фото: news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250