Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Закон территориясе»ндә

Шушы көннәрдә район эчке эшләр бүлегендә «Закон территориясе» конкурсының район этабы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

«Муниципаль район территориясендә тәртип саклаудагы өлеше өчен» номинациясендә Балтач районы башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин җиңүче дип табылды. «Белем бирү учреждениеләрендә хокук бозуларны кисәтүдәге өлеше өчен» номинациясендә Балтач урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Әдһәм кызы Закирова югары күрсәткечләргә иреште. «Форпост» җитәкчесе Рәнис Вафин исә «Балаларда һәм яшьләрдә хокук нигезләренә хөрмәт тәрбияләүдәге өлеше өчен» номинациясендә җиңүче булды. Җиңүчеләргә Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең Мактау таныклыклары тапшырылды. Хәзер райондашларыбыз республика этабында катнашырга әзерләнә. Биредә дә уңышлар насыйп үзләренә.
Шунысын әйтеп узу урынлы булыр, узган ел Руфия дә, Рәнис тә район этабында җиңү яулап, республика күләмендә матур күрсәткечләргә ирештеләр. Руфия хәтта призерлар исемлегенә керде һәм ноутбук белән бүләкләнде. Кызлар-егетләр быел да сынатмас, шәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X