Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Законда үзгәрешләр, белми калмагыз!

Балигъ булмаган балаларны тирә-яктагы җәбер-золымнан саклау өчен хөкүмәтебез кануннарга әледән-әле өстәмәләр кертә.

2022нче елның 20нче октябрендә Татарстан Республикасының Дәуләт советы тарафыннан  «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына» (ст. 2.19, ст. 2.20)  һәм  «Татарстан Республикасында  балаларнын сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәту чаралары турында» (ст. 7а,б) 2010нчы елның 14 нче октябрендәге 71 ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законына  тубәндәге үзгәрешләр кертелде:

1.  Балигъ булмаганнарга алкогольсез тонусны күтәрә торган эчемлекләрне ваклап сатуны чикләүне үтәмәү, шулай ук балигъ булмаганнарны аларны куллануга җәлеп итү.

Балигъ булмаганнарга алкогольсез тонусны кутәрә торган эчемлекләрне (энергетический напиток)  ваклап сатуны чикләуне үтәмәү, шулай ук балигъ булмаганнарны аларны куллануга җәлеп иткән өчен:

- гражданнарга – 3меңнән алып 5 мең сумга кадәр;

- вазифаи затларга – 30меңнән алып 50 мең сумга кадәр;

-юридик затларга – 100меңнән алып 150 мең сумга кадәр штраф салына.

2. Балигъ булмаганнарга гражданнарның шәһси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен сыекландырылган углеводород газы кергән товарларны (зажигалка) ваклап сатуны чикләүне үтәмәү, шулай ук балигъ булмаганнарны сыекландырылган углеводород газын сулау аша куллануга җәлеп итү

Балигъ булмаганнарга гражданнарның шәүси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен сыекландырылган углеводород газы кергән товарларны ваклап сатуны чикләүне үтәмәү, шулай ук балигъ булмаганнарны сыекландырылган углеводород газын сулау аша куллануга җәлеп иткэн өчен:

- гражданнарга – 3меңнән алып 5 мең сумга кадәр;

- вазифаи затларга – 30меңнән алып 50 мең сумга кадәр;

-юридик затларга – 100меңнән алып 150 мең сумга кадәр штраф салына.

  Алкогольсез тонусны күтәрә торган эчемлек –ул алкогольсез эчемлекләр эченә тонусны күтәрә торган мәддаләр кушылган эчемлек (ГОСТ белән расланган).

Гражданнарнын шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен сыекландырылган углеводород газы кергән товарлар – сыекландырылган углеводород булган газ контейнеры булган кабызгычлар, шулай ук көнкүреш җиһазларын эшләтү, кабызгычларга газ салу өчен кулланыла торган сыекландырылган углеводород газы кергән баллоннар.

Ләйсән Шакирова,

балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенең өлкән инспекторы, полиция майоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев