Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Үзара салым акчасы нигә тотылмый?!

Аныӊ тотылышын район финанс палатасы, район казна бүлеге һәм башка тикшерүче оешмалар контрольдә тоталар.

Авылларда яшәешне уӊайлы итү, халык ихтыяжларын ныграк канәгатләндерү юнәлешендә авыл җирлекләре үзара салым акчасын максатчан файдаланалар.

Аныӊ тотылышын район финанс палатасы, район  казна бүлеге һәм башка тикшерүче оешмалар контрольдә тоталар. 2020 елда районда бу өлкәдә барлык тупланган акчасын суммасы 57 миллион 334 меӊ сум булды. Шуныӊ 48 миллион 052 меӊ сумы инде башкарылган эшләргә түләнгән.

Күп кенә авыл җирлекләре халыктан җыелган һәм республикадан килгән финанс средстволарын тиешенчә һәм вакытында файдаландылар. Куныр, Нөнәгәр, Пыжмара, Сосна, Урта Көшкәт, Яӊгул авыл җирлекләрендә средстволар 100 процент тотылган.

Борнак, Шубан һәм Шеӊшеӊәр җирлегендә дә  бу эш тәмамлану алдында. Әмма  Чепья, Норма, Балтач шәһәр җирлегендә, Бөрбаш һәм Югары Субаш авыл җирлекләре буенча тотылмаган акча күләме күп. Санап үтелгән җирлекләрдә хәзергә 7 миллион 846 меӊ 667 сум акча тотылмаган. 

Алдагы киӊәшмәдә район башлыгы Рамил Нотфуллин әйткәнчә, башта акчаны вакытында җыя алмыйбыз, җыйгач, эшләнгән эшләргә вакытында, түли алмыйча азапланабыз. Димәк, җирлек башлыкларына, урында төзү эшләре алып барган оешмаларга, эшләр сыйфатлы тәмамланган булса, казначылык бүлегенә барлык тиешле рәсми кәгазъләрне вакытында тапшыру сорала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым