Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Үзара салым җыяр чак җитте

Узган атнада район мәдәният үзәгендә халык җыены булып узды. Анда район башлыгы Рамил Нотфуллин 2020 елга нәтиҗәләр ясап, 2021 елда планлаштырылган эшләр белән таныштырып үтте.

Чара барышында район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев коронавируска каршы вакцина ясату кирәклеген ассызыклап үтте, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов кырыкалдарлар корбаны булмаска, җиңел акча эшләү юллары юк ул, акча эшләсәң генә керә, дип искәртте.

Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, инде жиде ел рәттән гражданнардан үзара салым җыю эшләп килә. Шул еллар эчендә районыбызда һәм шул исәптән Балтач шәһәр җирлегендә дә күләмле эшләр башкарылды. Боларны күрми һәм бәяләми калырга мөмкин түгел. Районыбыздан читтә яшәүче, ләкин биредә туып-үскән райондашларыбыз да Балтачның елдан-ел үзгәрүен, матураюын һәм төзекләнүен ассызыклый. Бу эшләрнең берникадәр өлеше  үзара салым һәм әлбәттә инде, халык ярдәмендә башкарылды. Балтач шәһәр җирлеге җитәкчесе Илдар Габдрахманов белән бүгенге әңгәмәбез дә үзара салым һәм аңа бәйле мәсьәләләргә багышланды.

– Илдар Дамирович, 2020 елда башкарылган эшләрдән башлыйк әле.
– 2020 елда Көек авылы урамына асфальт түшәлде, Балтачта тротуарларны төзүне дәвам иттек һәм халык телендә Досааф елгасы дигән суүткәрүче канау ремонтланды, быел да экономия акчасына аны эшләрбез дип планлаштырабыз. Барлык эшләнгән эшләргә 8 миллион 547 мең сум акча тотылды. Шуның халыктан җыелган күләме 1 миллион 709 мең 528 сум.

– Быел үзара салым акчасы нинди юнәлешләргә тотылачак?
– Алдагы елларда башкарган эшләрдән күренгәнчә, җирлегебездә башкарылган эшләр аз түгел, ләкин аңа һаман яңалары да өстәлеп тора. 2021 елда алдыбызга куелган бурычларны, эшләрне мөмкин кадәр тормышка ашыру, җирлекнең социаль-икьтисади үсешен тәэмин итү өчен бердәм көчебезне куярбыз дип ышанасы килә. Быел Балтач шәһәр җирлегендә Ленин, Киров, Нариман урамнары буенча тротуарлар ясау, Ибраһимов урамында урнашкан күперне төзекләндерү, Ленин урамында урнашкан җәяүлеләр күперен капиталь ремонтлау планлаштырыла. 2021 елны «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» дип игълан итү максатыннан, үзәктә һәм ял паркларында ике дәүләт телендә элмә такталар урнаштыруны да бурычыбыз итеп алдык. Курмала авылына килгәндә, биредә авыл урамына асфальт түшәлү планлаштырыла.

– Илдар Дамирович, үзара салым акчасы җыюда халык актив катнашамы?
– 2014 елда үзара салым беренче мәртәбә җыелды һәм ул чакта аның бәясе 200 сум иде, соңгы елларда инде без 18 яше тулган һәрбер райондашыбыздан 500 сум җыюны шарт итеп куйдык. Халык әлеге акчаны җыюда соңгы елларда сүлпәнәйде, югыйсә, һәрберебез эшләнгән эшләрнең нәтиҗәсен күрәбез, алардан рәхәтләнеп файдаланабыз. «Тамчыдан күл җыела» дигән мәкальгә таянып, райондашларыбызга мөрәҗәгать итәсем килә, беребез дә бу эшләргә битараф булмасак, үзара салым акчасын жыюда актив катнашсак иде.

– Бездән еш кына үзара салымны түләмәсәк нәрсә була дип кызыксыналар. Күпчелек кешене кызыксындырган бу сорауга сез нәрсә дип җавап бирер идегез?
– Безгә көн саен төрле белешмәләр сорап күп кеше мөрәҗәгать итә. Араларында үзара салымны вакытында түләп баручылар да, түлибез дип ышандыручылары да, хәтта өйләренә барып җыйган чакта капкасын бикләп, кертмәүчеләре дә бар. Белешмә алырга килүче һәркемгә үзара салымны түләргә кирәк дип искәртәбез, чөнки ул үзебез өчен, халык өчен эшләнәсе эшләргә тотыла торган акча бит. Ә инде берничек тә бу салымны түләргә теләмәүчеләр белән без судта очрашабыз. Судка мөрәҗәгать итәргә безнең тулы хокукыбыз бар. Үзара салым акчаларын җыю тәртибе Федераль законның 7 маддәсе нигезендә Балтач районы башкарма комитетының норматив-хокукый акты белән каралган. Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 2.6 маддәсе нигезендә, җирле үзидарә органнарының үз вәкаләтләре чикләрендә кабул ителгән муниципаль хокукый актларын үтәмәү, гражданнарга административ штраф салуга яки кисәтүгә китерә.

– Илдар Дамирович, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Үзара салым акчалары җыелып, аларга эшләнгән эшләрне күреп сөенеп, алардан рәхәтләнеп файдаланып һәм шул ук вакытта саклап та яшәргә язсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым