Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Үзеңне банкрот дип игълан итеп, кредит түләүләреннән азат ителер өчен нишләргә?

Билгеле булганча, агымдагы елның октябрь аенда Россиядә яңа закон гамәлгә керәчәк. Аның нигезендә кеше үзен банкрот дип игълан итү һәм шул рәвешле һәртөрле кредит түләүләреннән азат ителү хокукы ала...

Бу законны кабул итү юкка түгел, әлбәттә. Соңгы мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта 40 миллионга якын россияле кредитларда "утыра". Суд приставлары идарәсе 400 меңнән артык россиялене финанс хәле начар булган халык рәтенә кертергә тәкъдим итә. Кызганыч, үз-үзен банкрот дип игълан итәргә мөмкин кешеләр саны да көннән-көн арта. Агымдагы елның беренче кварталында гына да россиялеләрнең банклар алдындагы бурычы 755 милилард сумга (!) җиткән. Төрле сораштырулардан күренгәнчә, һәр унынычы россияленең кредит түләү проблемасы белән очрашканы бар.

Әлеге вәзгыять Россия җитәкчелеген шәхси затларны банкрот итү белән бәйле законны кабул итәргә этәргән дә инде. Илдәге катлаулы-икътисади вәзгыять тә бу канунның шактый "вакытлы" булуын ассызыклый.

Өч ел эчендә түләргә өлгер

Шул рәвешле, октябрь аеннан башлап теләге булган һәркем үзен банкрот дип игълан итәргә мөмкин. Моның өчен банк, башка оешма (мәсәлән, торак-коммуналь хуҗалык түләүләре) яисә инде кеше алдында 500 мең сумлык бурыч булу (төп сумма һәм процентлар) һәм әлеге бурычны түләүне ким дигәндә өч айга кичектерү дә җитә. Бурычның гомуми милек күләменнән югарырак булуы шулай ук мөһим шартларның берсе. Ягъни, кешенең банк алдындагы бурычы аның исемендәге күчемсез милек, кыйммәтле кәгазьләр, транспорт чаралары һәм башка шундый милек бәясеннән артып китәргә тиеш. Әле алай гына да түгел, кешегә кредит түләргә мөмкинлеге булмауны раслый торган махсус документлар җыю да мәҗбүри.

Аннары исә ул үзен банкрот дип игълан итүне сорап судка мөрәҗәгать итә. Хәер, әлеге мәсьәлә белән судка бурычлы кешегә кредит биргән оешма яки кешеләр дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кагыйдә буларак, шәхси затка башта бурычын өлешләп түләргә тәкъдим итәләр. Бу эшнең төгәл планы билгеләнә: кредит түләү вакыты озайтыла, ә түләнергә тиешле акча күләме исә, киресенчә, киметелә. Бу очракта бурычлы кеше кредитын 3 ел эчендә түләп бетерергә тиеш.

Әгәр дә ул бу очракта да кредитын түли алмаса яисә инде кредитор әлеге шартлар белән килешмәсә, суд бурычлы кешене банкрот дип игълан итә. Шул чагында әлеге затның милеген алу һәм бүлү процессы башлана. Милекне махсус аукционда саталар, кергән акча кредиторга бирелә.

Кредит белән саубуллаш

Шунысы мөһим, шәхси затны банкротлыкка чыгару эшен махсус белгеч башкарырга тиеш. Аннан башка барча килешүләр дә законсыз булып санала. Әлеге эш өчен белгечкә хезмәт хакын бурычлы кеше шәхсән үзе түли. Ул аена 10 мең сум дип билгеләнгән.

Банкротлыкка чыгу кешегә нинди проблемалар өстәргә мөмкин соң? Беренчедән, киләсе биш ел эчендә аңа кредит бирмәскә мөмкиннәр, чөнки ул банкларга үзенең банкротлыкка чыкканлыгы турында мәгълүмат бирергә бурычлы. Шулай ук биш ел дәвамында аңа яңадан банкротлыкка чыгу һәм өч ел дәвамында җитәкче урыннарда эшләү тыела. Банкротлыкка чыгару эшчәнлеге барганда исә әлеге шәхси затны чит илгә чыгармау турында карар кабул ителергә мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәбез, әгәр дә банкротлыкка чыгу процессының ялган булганлыгы ачыкланса, әлеге зат алты елга ирегеннән мәхрүм ителәчәк. Хәер, ул үз милкен башкалар исеменә язып кына банкрот була алмаячак, чөнки банкротлыкка чыгар алдыннан ул тиешле органнарга соңгы өч ел эчендәге милек белән бәйле килешүләре турындагы барча мәгълүматны җиткерергә бурычлы.

Интертат.ру

Фото: http://region-gazeta.ru/netcat_files/365/589/ban.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250