Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы кертеләчәк

Русия Финанс министрлыгы киләсе елдан башлап илнең 19 төбәгендә үзмәшгульләр өчен салым режимын кертергә тәкъдим итте.

Ведомство тарафыннан эшләнгән тиешле закон проекты норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.

Закон проекты нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрдән һөнәри керемгә салымны Санкт-Петербургта, Башкортстанда, Красноярск һәм Пермь крайларында, Ненец, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округларында, шулай ук Воронеж, Волгоград, Ленинград, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Ростов, Самара, Сахалин, Свердловск, Төмән һәм Чиләбе өлкәләрендә кертергә тәкъдим ителә, дип хәбәр итә РБК.

Агымдагы елдан профессиональ керемгә салым Мәскәү, Калуга өлкәләрендә һәм Татарстанда сынау сыйфатында кертелгән. Ул гражданнарга 4тән 6 процентка кадәр булган минималь салым йөкләнеше буенча эшкуарлык эшчәнлеген алып барырга мөмкинлек бирә.

Сентябрь азагында федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Дмитрий Сатин үзмәшгульләр булып 210 мең кеше теркәлүен әйтте.

Октябрь башында Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко үзмәшгульләр өчен махсус салым режимын гамәлгә кертү экспериментын уңышлы дип атады һәм аны 2020 елдан башлап бөтен илгә таратырга тәкъдим итте.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: налог

2
X