Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Зәйдә һәйкәлгә ут төрткән балаларны эзләп тапканнар

Аларның иң кечесенә — 9 яшь, зурысына — 11 яшь.

Полиция хезмәткәрләре Зәйдә һәйкәлгә ут төртүдә шикләнелгән яшүсмерләрне тапкан.

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, ут төртүдә шикләнелгән балаларны эзләп табу өчен, полиция хезмәткәрләре Зәй мәктәпләренә барган.

«Татар-информ» кичә Зәйдә Җиңү бульварындагы «Азат итүче сугышчы» һәйкәле януын хәбәр иткән иде. Янгын дүрт яшүсмернең ут белән уйнавы аркасында килеп чыккан. Ут төртү мизгеле видеога эләккән.

Әлеге факт буенча «Хәрби һәйкәлләрне юкка чыгару» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

 

 

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять һәйкәл янган