Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хезмәткә - 90

Баш мөхәррирләр белән таныштыруны дәвам итәбез

Хуҗин Мәгъсүм Хәмит улы – язучы, журналист

(«Хезмәт», 6 апрель, 2007 ел)

Хуҗин Мәгъсүм Хәмит улы – язучы, журналист

1930 елның 15 маенда Саба районының Тәнәкә авылында туа. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. «Татарстан яшьләре» газетасында берничә ел эшләгәннән соң чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша. Саба районында чыга торган «Җиңү байрагы» газетасында һәм 1962- 1965 елларда Арчага кушылган алты район өчен чыгарыла торган берләштерелгән газета редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли.

Балтач районы кабат үз статусын алгач, вакытлыча чыгудан туктап торган район газетасы «Хезмәт» исеме белән яңадан чыга башлый. Аның редакторы булып М.Хуҗин билгеләнә. Редактор газетага яңа коллектив туплый, редакция бинасын реставрацияли, киңәйтә. Монда ул үзен журналист кына түгел, булдыклы оештыручы, чын хуҗалык җитәкчесе итеп таныта. М.Хуҗин редактор булып эшләгән чорда «Хезмәт» газетасы район тормышының, чын мәгънәсендә, көзгесенә әверелде, аны әйдәп баручы трибуна була. Хезмәт алдынгылары, аларның хезмәте һәм яшәеше, омтылыш-хыяллары газета битләрендә якты чагылыш таба.

М.Хуҗин 1969 елда Казанга «Чаян» журналының җаваплы секретаре итеп күчерелә һәм 1990 елга кадәр шунда эшли. Язучы буларак аның иҗат активлыгы нәкъ менә Казанда эшләү чорына туры килә. Язучының «Ерганак юл ала», «Өч каен ышыгы», «Курагай атлары», «Авылым урамнары», «Урманлы үр» һәм башка күп исемдәге китаплары бар. М.Хуҗин кыска жанрда иң актив иҗат итүче язучыларның берсе. Хикәя остасы буларак, 1997 елда аңа үзенең якташы Ф.Хөсни исемендәге премия бирелә. Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен 1986 елда ул «Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек була.

2008 елда бакыйлыкка күчә.

Фото: "Хезмәт" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МӘГЪСУМ ХУҖИН "Хезмәт"ебезгә - 90! баш мөхәррир