Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хезмәткә - 90

Безне бүләкләделәр (+фото)

"Хезмәт" газетасының 90 еллый юбилее уңаеннан редакция коллективы хезмәткәрләре бүләкләнде.

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин «Хезмәт» газетасына, баш мөхәррир-филиал җитәкчесе Вакыйф Зәкиевка, урынбасары Ольга Плотниковага Балтач муниципаль районының Мактау таныклыкларын тапшырды, газетаны версткалаучы Илшат Нурмөхәммәтов район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Удмурт газетасын версткалаучы Ольга Матвеева һәм реклама белгече Резеда Галимуллинага район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты бирелде. «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм агентлыгының Мактау таныклыгына Вакыйф Зәкиев ия булды. Баш бухгалтер Рузилә Дәминовага «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Мактау таныклыгы, редактор Зәлия Хәсәновага, Гөлзидә Газизуллинага һәм дә менеджер Тәнзилә Габдрахмановага Рәхмәт хаты бирелде. Җаваплы секретарь Зөлфия Шакирова һәм дә редактор Наталья Жукова Татарстан Республикасы Журналистлар союзының дипломнары белән бүләкләнде. Журналист Гөлсинә Хәбибуллинага, реклама бүлеге җитәкчесе Гөлия Әхмәтҗанова «Хезмәт» газетсы редакиясенең рәхмәт хатлары бирелде.Шулай ук Зөлфия Шакирова һәм дә Гөлсинә Хәбибуллина озак еллар эшләү хөрмәтенә «ТАССР төзелгәнгә 100 ел» медаленә лаек булдылар. Гөлзидә Газизуллина белән Ольга Плотниковага Татарстан Журналистлар союзы берлегенә кабул ителү турында таныклык тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев