Элек Балтач типография башка урында булган (+фото)
Без моны 40 ел хезмәт тәҗрибәсе булган матбугат ветераны Илсөяр Фәйзрахмановадан ишетеп белдек
Илсөяр апа Балтач бистәсендә, редакция-бездән ерак түгел генә яши. Ире Ягъфәр ага үлгәнгә дә биш ел узган инде.
– Операцияләр кичердем бит әле, – дип каршы алды ул мине. – Инфаркт булды. Улыма, сул як арка чәнчи, ял итәргә киткәнче больницага гына алып барып кайтчы, дигән идем. Табибә Гөлшат Илдаровна инфаркт булган бит сезгә, инсульт та булган, дип, ЭКГ нәтиҗәләрен күрсәтте, шундук Казанга җибәрделәр, анда тиз арада операция ясадылар, Марат Рәшитович дигән яшь табиб иде, шулкадәр яхшы аңлатты. Мин бит инде авыл кешесе, бик тә борчылган идем, бар да әйбәт булды, ике көн реанимациядә яткач, палатага чыгардылар. Гөлшат Илдаровнага да, РКБда эшләүчеләргә дә бик рәхмәтлемен, аларга катлаулы эшләрендә исән-сау, борчу күрми, гел рәхмәтләр генә ишетеп эшләргә язсын. Операциядән исән чыгармын дип уйламаган да идем. Газета укучылар да, хәлләре киткән кебек булса, тизрәк табибка мөрәҗәгать итсеннәр иде. Минем дә гел хәлем китте.
Кырык ел гомерен «Хезмәт» газетасын чыгаруга багышлаган 80 яшьлек Илсөяр апабыз әле һаман да, әнә шулай, газета укучыларыбызга нинди дә булса киңәш бирергә тырыша.
Илсөяр апа 1940 елда туган кыз, чып-чын сугыш чоры баласы. Ул чор балаларының язмышын раслап, матбугатка фикерләрен күп белдергән кеше. Әтисе Бөек Ватан сугышында ятып калган.
– Әти дип әйтергә тилмереп үстек без, – ди ул күз яшьләрен тыялмыйча. – Басу капкасыннан үткәндә, саубуллашканда, әти апама (без ике кыз үстек, апам Гөлчирә мәрхүмә инде, урыны җәннәттә булсын, гаять тә дини гыйлемле кеше иде) әниеңә сеңлеңне карарга булыш, сүземне тыңласаң, сандали алып кайтырмын үзеңә, дип киткән. Шул сандалины көтеп апамның гомере узды, әти дә кайтмады, сугышта башын салды, сандалилы да булалмадык. Әтиле балалар мәктәпкә ипигә май ягып алып киләләр иде, ә без мичтә тәгәрәтеп пешкән бер-ике бәрәңге йөрттек. Черек бәрәңге кәлҗемәләре ашап үстек инде. Берсендә апа җизни белән туйдан кайткач, итләре бар идеме, дип сораганмын. Шуны апа гел әйтте. Ит ризыгы күрмәдек, хәзер менә бөтен нәрсә дә бар, ит тә ашыйсы килми, тик газаплы балачак еллары күңелдән китми. Кияүгә чыккач кайнана, әтиеңне чәйгә чакыр, диде, шулчакта әти дип әйтергә көчкә телем әйләнде, ул сүзгә күнекмәгән идек шул без. Әтинең үлеме турында сугышта югалганнар исемлегендә бар, тик менә кабере дә, кайда күмелгәнлеге дә билгеле түгел.
Илсөяр апа редакциядә район Арчага күчкәнче үк эшли, ул чакта типография бистәдәге үзәк мәчет урынында була. Газета районга кире кайтканчы, Илсөяр апа меховойда эшләп тора, аннан яңадан газет басу эшенә керешә. Инде ул чакта типография сөт-май комбинатының складында (хәзерге урыны) урнашкан була. Гаять тә авыр чорларда эшли ул, илдәге үзгәрешләрне дә кичерә, ә ул исә дәүләт органы саналган матбугатка кагылышсыз үтә алмый. Тик, нинди генә очракта да газетаны басып, икенче көнгә халыкка таратырлык дәрәҗәдә әзерләп куя алар. Яңа Салавыч авылыннан Хәят апа Гадилова белән бергә эшлиләр, соңга калган чакларында Хәят апа Илсөяр апаларда куна. Хәят апаны тау астыннан өенә кадәр озата барып, Яңа Салавычта йоклый калган чак-лары да күп була Илсөяр апаның (ул чакта Яңа Салавыч белән Балтач арасын җәяүлеләр куаклык астыннан үтәләр иде). Илсөяр апа мәшһүр иҗат әһелләре Нәҗип Мадьяров, Мәгъсүм Хуҗин белән эшли, ул эшкә кергәндә Нәҗип ага була, икесе дә мәрхүм инде. Түбән Ушмадан Мария Григорьева белән кара-каршы эшлиләр, удмурт газетасын чыгаручылар белән дә бик дустанә мөнәсәбәттә булалар, ул чакта да Чепьядан кадәр килеп эшләүчеләр булган.
– Юньле кием кия алмадык инде, – дип дәвам итә Илсөяр апа. – Газетаның буявы бик яман иде, тәнгә кадәр үтте, машина ватылса, газетаны Малмыжга, Арчага кадәр барып бас-тырдык. Берсендә инде кич, Балтачта көчле янгын, иске хастаханә яна, бөтен кеше чаба, ә без эштән киталмыйбыз, урынбасар Рәфыйк Шәрәфиев белән газета чыгарабыз, кайтыйк мин әйтәм, иртәгә эшләп бетерербез дим, кайдагы җитди кеше, каршы килмәде үзе, кайтып киттек, икенче көнне таң белән килеп эшләдек. Газетаны басып бетермичә кайтырга ярамый иде. Мәгъсүм абый, мәрхүм, хәрефләрне кичтән салып куйыйк ди иде. Газета чыкмый калу гаять тә куркыныч әйбер бит ул, башыңны бетерә торган, штрафы да зур, җаваплылыгы да көчле.
Әле колхоз эшенә дә йөргәннәр. «Тимирязев исемендәге колхоз машинасы Бөрбаш урманына илтеп куя да, килеп алмый иде, җәяү кайта идек, – ди Илсөяр апа. – Гомер онытасым юк, берсендә яңгыр коя, яшенли, күк күкри, ә без җәяү, басу буйлап кайтып киләбез... Чи тире чыдый инде ул...»
Редакторлардан, директорлардан бик уңа Илсөяр апа. Һәрберсен дә мактап телгә ала. Хезмәтен күрәләр, югары бәялиләр (мактау таныклары арасында иң зурысы – Мәскәүдән килгәне), ел да уза торган алдынгылар җыеныннан да калдырмыйлар. Хезмәт елларын бик яратып сөйли Илсөяр апа, коллективыбыз дус иде, бәйрәмнәрдә җитәкчебез Лотфулла абый Чәй йортында өстәл әзерләтеп, сыйлый иде, ди.Вәзыйх Вәлиев, Дифгать Сираев, Әхәт Фазылҗанов, Хәмит Фазылҗанов, Мөбарәк Галиев – күпме редакторлар, күпме директорлар белән эшләгән ул (ул чакта редакция белән типография аерым иде, редакциядә редактор, типографиядә директор җитәкчелек иткән).
90 еллык «Хезмәт»ебезнең тарихи елъязмаларыннан аерылып, Илсөяр апа белән саубуллашам. Ул оныгы Ләйлә белән озатып кала. Оныклары зур инде хәзер, аерым яшәсәләр дә, әбиләрен ялгыз калдырмыйлар. Оныкчыклары да бар. Ягъфәр абый белән бер ул, бер кыз үстерде алар. Әни кеше балаларының күркәм гаилә тормышларына куанып туялмый. Шуны да әйтәсе килә, Илсөяр апа үз чорының легендар шәхесе «Социалистик Татарстан» колхозы рәисе Харис ага Галимуллинның кодагые да әле.
...Тимер подноска макет итеп салган авыр кургаш хәрефләрне эч мускуллары өстенә куеп, тешләрен кысып, көч-куәт белән газета басу машинасына кадәр күтәреп йөгергән «Хезмәт»леләрнең исемнәре районыбыз елъязмасына алтын хәрефләр белән язарлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев