Күңел күгемдәге якты кояш
Газетабыз быел 90 яшен тутырды. Мин редакциягә аяк басканда аның, кем әйтмешли, 33 яшьлек чагы булган икән. Яшьлек юлларым, гомер юлым үткән ак кәгазь сукмактан аерылмыйм – яшьлектән китәсе килми!
…Кыш көне. Ферма тирәсендә төзелеш-ремонт эшләре белән кайнашабыз. Ишек алдында идән такталары ясап ятабыз. Хезмәттәшләрем кайсы миннән 10 яшькә олы, хәтта әтием яшендәге абыйлар (барысы да мәрхүмнәр инде). Бездән ерак түгел җиңел машина килеп туктады. Безнең якка таба ике кеше килә. Берсе редакциянең авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Нәҗип Мадьяров. Барыбызга да гомуми сәлам бирде дә: «Әйдә, Рамазан, абыйларың ачуланмаса, безнең белән бар әле, гел «Ал да, гөл», дип язасың, хәлләрегез ничек микән, карап чыгыйк әле», дип, мине үзе белән ияртте… Ферманы карап чыктык. Бик вак, таләпчән кеше иде ул. Мине колхозда хәбәрчеләр посты әгъзасы булуымнан тыш, «Комсомол прожекторы» редакторы буларак та дәшүе иде.
Озак та үтмәде, «Хезмәт»тә безнең ферма турында «Терлекләр ничек кыш чыгар?», дигән мәкалә басылды. Мәкалә астына: «Рейд бригадасы членнары: Р.Хәсәншин – районның баш зоотехнигы, Р.Фәрзиев – колхозда «Комсомол прожекторы» редакторы, Н. Мадьяров, үз хәбәрчебез»… дип язылган иде. (15-16 яшьлек малай өчен дәрәҗә түгел мени бу?!)
Беркем дә көлмәде, шулай да сөйләшүләр «сер»лерәк темага кереп китсә, шаяртыпмы, чынлапмы: «Егетләр, чамалап сөйләшегез, безнең кареспондит барын онытмагыз», дип төрттергәләүчеләр булды. Әмма кеше алдында яманат казанмадым, тиешсезенә «күз йомдым». Әләкче, шпион кушаматы алмадым.
Шулай да «Прожекторист» эшчәнлегем, ә безнең эшне «Хезмәт» редакциясе дә даими күзәтеп, контрольдә тотты, алда әйтелгән «ал да гөл»не генә күрергә өндәми иде. «Барысы да тәртиптәме?» дигән, авылда 1968 елда яңа ачылган чәчтарашханә турында, кибеткә икмәк кайту, бушату эшендәге шапшаклыклар турында Р.Урманчиев псевдонимы астында фельетоным чыкты. Ни өчен Урманчиев, чөнки әтием урманчы иде.
Армиягә китәр алдыннан, 1970 елның көзендә Дифгать Сираев: «Әйдә, безгә литсотрудник булып кил. Ошаса, калырсың, безгә сине армиядән алып калу проблема түгел!», диде. Мине зурлавы иде бу Дифгать абыйның! Мине, 18яшьлек малайны!
1973 елда армия хезмәтеннән кайтып, кабат «Комсомол прожекторы»нда актив эшчәнлегемне дәвам иттем. Редакция үткәргән бик күп иҗади конкурсларда материалларым призлы урыннар яулады. Җәйләрен велосипедымда, я җәяү фотоаппарат белән кырларда, җәйләүләрдә, техпаркта йөреп үтте. Авыл табигате дә читтә калмады. Тәнкыйть материалларым да басылды. Әмма хуҗалык җитәкчеләренең бер вакытта да мине шелтәләгәне булмады. 1976 елда игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу буенча «Хезмәт» конкурсында ике мәкаләм җиңү китерде.
Киеренке кыр эшләре чорында да, кышкы айларда да хезмәт коллективларында, эш урыннарында булып, алар белән аралашу, фикер алышулар берсеннән-берсе җылы язмаларыма нигез булды.
Ул чакта, яшь, әтәч чак, бигрәк тә «барысын да күрергә тиешле» «КП»-прожекторда кимчелекләрне тел белән дә, фотолар аша да бирә идем. Җавап бирмәсәләр дә, бәрелмәделәр берсе дә. «Комсомол прожекторы» һәрбер эштә югары сыйфатка ирешүдә нәтиҗәле эш алып барды. Без еш кына авыл табигатен чиста тоту, яшелләндерү, язгы чәчү, урып-җыю һәм башка мөһим кампанияләр вакытында эш барышын тикшереп, яңа резервлар ачу һәм кимчелекләрне бетерү белән шөгыльләндек. Ул елларда «Хезмәт»тә басылган язмаларым да бар. Комсомол, партия, агитаторлар җыелышлары, халык контроле отчетлары («Группа отчет тота»), механизаторлар укуы («Игенчеләр белем ала»), экономик анализ («Аерма каян килә?») кебек темаларга җыелыш, семинарларда катнашып, язма әзерләүне редакция миңа йөкли иде.
1976 елның кышына аяк басканда редакциягә кергәч, партия бүлеге мөдире Рәфыйк Шәрәфиев үз бүлмәсенә чакырып кертте. Башта сүзен, гадәтенчә, «төрттерүдән» башлады: «Рамазан, Салавычта сезнең Җәмилә белән язмаган әйберегез калмады бугай инде. «Әйдә, бер җитдиерәк эшкә алын әле, – ди. – Киләсе елга Бөек Октябрь революциясенә 60 ел тулуын беләсең. Колхозыгызның тарихын барлап, материаллар әзерлә әле. Әби-бабаларны фотога төшерү дә синең өстә кала. Тырыш әле». …Тулы бер кышка барды бу эш. Май аенда «Хезмәт»нең 2 урта битен тутырып, «Көрәшләрдә көч өстәдең, эшебезгә куәт бирдең, данлы Октябрь!» «шапка»сы астында эченә 5-6 зур мәкаләне, үзем төшергән биш фотоны алган сәхифәм дөнья күрде. Мәкаләләрнең астына авторы итеп, башка кешене атасам да, мәкаләләрнең барысын да үзем яздым. Башкача әйткәндә, эзләнеп, сорашып туплаган әйберләремне, тарихи эзлеклелеккә салып, вакыйгаларны шул чор кешесе исеменнән сөйләттем. Барысын да үзем язсам да, төп шул көн (1977ел) мөнбәреннән, үз исемемнән «Авылым адымнары» дигән йомгаклау материалы куйдык.
Ул сәхифәм редакциянең Мактау грамотасына һәм акчалата бүләккә лаек булды. Юбилей санында (конкурс нәтиҗәсе дә шул санда басылды) редакция йөкләве белән эшләнгән ярты битлек «Кем идек – кем булдык» дигән язмам чыкты.
Миндә 1966 елдан башлап, 70 елга кадәр «Хезмәт»тән килгән киңәшмәләргә «Чакыру билет»лары саклана. Ә киңәшмәләрнең һәркайсында макталам, бүләклиләр, ашханәгә талон биреп, сыйлап кайтаралар. Бүләкләре китаплар, еллык «подпискалар». Күтәрделәр, күңелне күрделәр дими ни дисең! Мин армиягә киткәнче чорда минем белән хәбәрчеләр киңәшмәсендә катнашкан хәбәрчеләрдән бүген арабызда миннән кала бер Җәмилә апа гына калдык бугай инде районда. (Ул, башлыча, мәктәп-пионер темасына язды).
Каләмем «Хезмәт»тә чарланды! Яшь хәбәрче-юнкор, рабселькор, военкор этапларын үттем. Кайда гына булсак та, без үзебезнең җәмгыятькә кирәкле һәм лаек булуыбызны белеп, якты өметләр белән яшәдек. Комсомол тарихын өйрәнеп, альбом төзү кебек җитди хезмәт белән башланып киткән иҗат, хәбәрчелек эшчәнлегем мине гомер буе озата барды. Республика, район матбугаты үткәргән төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, лауреат исемнәрен алдым, бүләкләндем.
Армиягә кадәр кохозда эшләвем Йосыф Галимуллин чорына туры килде. Мин китәсе 1971 ел, язда Х.Галимуллинны сайлау җыелышында катнаштым. Харис Галимуллин: «Ирешелгән унышларыбызда синең дә өлеш бар», диде. Бу эпизод та бик мөһим.
Әнә шулай газета белән тыгыз элемтә, бездәге һәрбер яңалыкның, матур үзгәрешнең аның битләрендә яктыртылуы хезмәтчәннәребезне яңадан-яңа хезмәт җиңүләренә этәрде. Колхозыбыз 1981 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде, башка олы хөкүмәт бүләкләренә лаек булды
…Язмаларымны мактап сөйләгәндә, әллә көлеп, әллә «төрттереп»: «Рамазан, син нишләп редакциядә эшләмәдең?», дип сораучылар бар. Мөмкинлекләр, эшкә чакырулар да булмады түгел, булды. Бу урында тагын ярты гасыр элек үткәннәргә кайтып, бер вакыйганы сөйләп үтим әле.
1970 елның язында авылдан барлык яшьтәшләремне армиягә озатып бетердем… Мине «ВДВга!» дип, Казанга җибәрделәр. Өч тапкыр самолеттан сикереп кайттым. Хәрби комиссариатта көз көне «Быелга ВДВга командабыз тулды, яз көне китәрсең», диделәр. Кайтышлый редакциягә кердем. Берәр атна элек кенә, барыбер китәсе булыр инде, повестка алгач, керергә җай буламы-юкмы дип, саубуллашып киткән идем. Хатлар бүлеге мөдире Риф абый көлә: «Нәрсә, син отпускка кайттың мәллә?», ди, аннан редакциядә эшли калырга үгетли башладылар.
Газетабыз быел 90 яшен тутырды. Мин редакциягә аяк басканда аның, кем әйтмешли, 33 яшьлек чагы булган икән. Яшьлек юлларым, гомер юлым үткән ак кәгазь сукмактан аерылмыйм – яшьлектән китәсе килми!
Рамазан Фәрзиев,
Иске Салавыч авылы.
Редакциядән: 7 июнь көнне Рамазан Фәрзиевның 70 яшьлек юбилее. Каләменә тугры калган Рамазан әфәндене күркәм гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, гаиләсенә иминлек, мул тормыш, балалар, оныклар куанычы күреп яшәвен телибез. Яңадан-яңа иҗат уңышлары, күңел көрлеге, җан сихәтлеге насыйп булсын Сезгә!
Фото: гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев