Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хезмәткә - 90

«Хезмәт» тарихында аларның эзе

Баш мөхәррирләр белән таныштыруны дәвам итәбез

Сирай Дифгат (Сираев Дифгат Шәмси улы) – шагыйрь, журналист

1933 елда Алабуга районының Камай авылында туа. Шушында урта мәктәп тәмамлый, дүрт ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армия хезмәтеннән кайткач, Менделеевск шәһә-рендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшли. Шушы чорда район һәм республика газеталарына языша башлый. Алабуга педагогия институтының филология факультетының читтән торып уку бүлегенә керә, аны 1964 елда тәмамлый. Менделеевск, Калинин, Минзәлә районнары газеталарында хәбәрче, колхозда партия оешмасы секретаре булып эшли.

1965 елда Д.Сирай Балтач район газетасында җаваплы секретарь булып эшли башлый. 1969-1972 елларда аның редакторы була. Шушыннан Мәскәүгә Югары партия мәктәбенә укырга җибәрелә. Укуын тәмамлап кайтканнан соң гомеренең ахырына кадәр «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә эшли. Шагыйрь һәм журналист буларак,  Д.Сирайның иҗат активлыгы бигрәк тә Балтач районында эшләү чорына туры килә. Ул берничә шигырь җыентыгы авторы. Алар арасында «Саумы, тормыш» (1968), «Кеше турында җыр» (1974), «Мәхәббәтем» (1983) җыентыкларын әйтергә була. 2003 елда «Үзәннәрдә калам» исемле күләмле шигырь җыентыгы дөнья күрә.

1985 елда фаҗигале рәвештә вафат була.

Фазылҗанов Әхәт Хәбри улы – журналист, язучы
1927 елның 29 ноябрендә Әтнә районының Комыргуҗа авылында туа. Шушында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң ике ел колхозда эшли. 1944 елның декабрендә хәрби хезмәткә чакырыла һәм шул китүдән 1951 елның маенда гына туган ягына әйләнеп кайта. 1951-1957 елларда Әтнә районы саклык кассасында инспектор, соңрак баш бухгалтер булып эшли. Шушы ук елларда, кичке мәктәптә укып, урта белем ала. 1957-1962 елларда Әтнә район газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, редактор урынбасары вазыйфаларын башкара. 1962-1967 елларда Арча район газетасында редактор урынбасары булып эшли. Шушы чорда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый.

Ә.Х.Фазылҗанов 1967-1972 елларда «Социалистик Татарстан» газетасының зона кор-респонденты булып эшли. 1972 елда исә Балтач районында чыга торган «Хезмәт» газетасы редакторы итеп билгеләнә. Аның шуннан соңгы гомере тулысы белән Балтач төбәгенә бәйле. Тирән фикерле, киң энциклопедик мәгълүматлы, югары зәвыклы шәхес булуы, гади авыл кешеләрен ихлас күңеле белән яратуы аңа Балтач халкының тирән ихтирамын китерде. Әнә шул күркәм сыйфатлары белән район газетасын да чын халык трибунасы югарылыгына күтәрүгә ирешә. Ә.Фазылҗанов республика газета-журналларының да даими авторы була. Ул гаять үзенчәлекле язучы да. Аның хикәяләренең геройлары да беркатлы, ихлас күңелле, гыйбрәтле язмышлы авыл кешеләре. Ул берничә хикәяләр җыентыгы авторы. «Күкчәчәк бөресе», «Яшисе килә», «Үрдәкләр нәрсәдән көләләр?», «Көтелмәгән очрашу» исемле җыентыклары укучылар тарафыннан гаять җылы кабул ителә. Күптапкырлар төрле иҗади конкурсларда җиңеп, Дипломнар һәм премияләр яулый.

Матбугат өлкәсендәге озак еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Ә.Х.Фазылҗановка 1977 елда «Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре», 1987 елда «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән югары абруйлы исемнәр бирелә.

Әхәт Хәбри улы 2009 елның 29 июлендә вафат була. Кабере Балтач зиратында.

Фазылҗанов Хәмит Шәрифҗан улы – журналист
1944 елның 15 октябренда Ор авылында туа. Норма мәктәбен тәмамлаганнан соң Үрнәктәге училищеда укый. 1962-1964 елларда Тимирязев исемендәге хуҗалыкта тракторчы булып эшли. Аннан соң армиядә хезмәт итә, рядовойдан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә, рота старшинасы була.

Армиядән кайтканнан соң район статистика идарәсендә өлкән инс-пектор һәм аның җитәкчесе, аннан соң КПСС райкомы инструкторы, партия контроле комитеты рәисе  булып эшли. Нинди генә җаваплы, кыен вазифага алынмасын, ул аларны күңел җылысын биреп башкара, кешеләр белән җиңел аралаша, аларның проблемаларын өйрәнеп кенә калмыйча, уңышлы хәл итәргә булыша.

Район газетасында да матур, эзлекле язмалары күп басыла. Шушы сәләтен бәяләп, аны 1988 елда «Хезмәт» газетасы редакторы итеп билгеләп куялар. Ул җитәкчелек иткән еллар үзгәртеп кору, демократиянең үсүе, иҗтимагый тормышның үзгәрү елларына туры килә. Алар турыдан-туры газеталардагы язмаларда да чагылыш таба. Редакциянең матди базасын ныгыту буенча да күп эшли ул.

2005 елның 30 июлендә, 60 яшендә каты авырудан вафат була. Кабере Кариле зиратында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хезмәт"ебезгә - 90!