Серле мәгарәнең нуры яши
Мин 1996 елның 2 сентябрендә редакция ишеген ачып кердем. Аңарчы да ачканым бар иде, әмма урам як ишекне ачуга нәшрият ягына юл тота идем.
Аңарчы да ачканым бар иде, әмма урам як ишекне ачуга нәшрият ягына, икенче катка ашыга идем, чөнки кулымда язма, аны бүлек мөхәррирләренә, яки баш мөхәрриргә күрсәтергә кирәк. Әмма беркайчан да әлеге язманың газета битенә типографиядә салынышы күз алдыма килмәде, гәрчә укытучыларым бирегә экскурсияләргә алып килсәләр дә. Инде эшли башлагач, полосаларны күтәреп типографиягә төшә башладым. Типография ишегеп ачып кергән беренче мизгелләр әле дә күз алдында, якты хатирәләрне күз яшьләрсез генә искә алу мөмкин дә түгел. Кулымда корректорлар аша үткән, төзәтүгә дигән полоса (журналистикада термин буларак шулай йөртелә, ә болай гәзит бите), аны линотипта хәреф җыючы Равилә апа Габдрахмановага илтәсе (атнасына өч тапкыр - дүшәмбе, чәршәмбе, җомга чыккан (бәйрәм алларында тезислар бирелү сәбәпле сигезәр битле булып дөнья күргән газета сүзләрен хәрефләп җыйган Равилә апа кебек линотипчыларга шаккатам, елына меңәрләгән газета бите җыйганда ничекләр бармаклары чыдады икән!). Равилә апа янына караңгы, тар коридор аша үтәсе, уң якта кечкенә генә бүлмәләр, беренчесендә хисапчы Раилә апа Мөхәммәтҗанова утыра, ягымлы Раилә апага күзләреңне тутырып карап үтми мөмкин түгел, ул сиңа һәрвакыт игътибар биреп, елмаеп, “исәнме, сеңлем, Равилә апаңамы?” диячәк. Янәшәдәге бүлмәдә басынкы гына холыклы, әмма эшне гөрләтеп алып баручы типография директоры Лотфулла абый Әхмәдуллин күзлеге астыннан гына нәрсәдер тикшерә, укый, документлар белән мәш килә. Тагын ике адым һәм мин станоклар янында, цехның болай да тәбәнәк түшәменә тиеп торган линотиплар бертуктаусыз теке-теке килеп эшлиләр, сулда удмурт газетасы «Азьлане»ның хәрефләрен җыючы Зинаида апа Гришкина, тимер хәрефләрдән удмуртча сүзләр жыя, хаталар китсә төзәтә, оператив, белемле, грамоталы булуы аңа типография ябылгач редациядә тәрҗемәче булып эшләү мөмкинлеге дә бирде. Ә уңда, тәрәзәгә арты белән Равилә апа утыра, мәһабәт гәүдәле, шулай ук гаҗәеп белемле кеше, граммтикадан кала, мантыйкый, фактик хаталарыңны хәзер эләктереп ала, хәреф җыйганда ук төзәтеп куя ул аларны, авторга да ул хакта әйтергә онытмый, вакытын кызганмый раслап-исбатлап та күрсәтә. Җөмлә төзелешләрен төзәтү белән бик мавыксаң, Равилә ападан шәп итеп эләгүе дә ихтимал, аңа өстәмә эш ясыйбыз бит. Өе дә редакция белән янәшә генә булганлыктан, төшке аш, кичке вакытта да Равилә апа линотиптан китмәде, чөнки газетаны вакытында өлгертергә, район халкына илтеп җиткерергә кирәк. Әзер хәрефләрнең татарчасы Нурия Төхвәтуллинага, удмуртчаныкы Фирәүзә Мусинага - икенче цехка чыгып китә. Әлеге верстка салучы апалар кирәк урынга линейкалар, фотолар куеп, тәмле һәм зәвыкле иттереп макетны салалар, шунысы кызык, хәрефләр да, фотолар да кире яктан салына. Галәмәт авыр макетны шул кечкенә генә гәүдәле апалар газета баса торган станокка алып кереп урнаштыралар, үз эшләрен яратып башкарган, җитез Мәсхүдә Садыйкова, Елена Миңнемуллина машинаны кабызып җибәрәләр, станок тиз-тиз генә газеталарны баса, табадан гына төшкән өр-яңа санга почта машинасының килүен генә көтәсе кала. Үз эшенең остасы Рәйсә апа Шәрифуллина шул гәҗиткә дип кәгазьләр кисә, тигез дә булсын, пөхтә дә булсын дип тырыша. Хәреф җыючыларны чираттагы ялга җибәрәсе булса, ярдәмгә Рәйсә апа килә, чөнки линотипта бөтен кеше дә эшли белми, аннан җиңел эш тә түгел бит, вак, җөмләдәге юлларны күчерәсе булса, ачкыч алып машинаның технологиясен үзгәртергә кирәк, ватылса ремонтлыйсы... андый чакта Рәйсә ападан да уңай кеше юк инде, берсүзсез алыштыра, булыша. Хәзерге кебек газетаны Казаннан алып кайту булмады, үзебездә салдылар, үзебездә пичәтләделәр. Әле дә типография ягына карасам, күңелем әллә нишләп куя, ишегеннән тәбәнәк буйлы электрчы Нургаян абый Габдуллин йөгереп чыгар сыман, йөгереп чыгар да, инде күрешкән-исәнләшкән булса да тагын исәнләшеп, нәрсә булды, ярдәм кирәкмиме дип сорар кебек тоела. Кызганыч, гаҗәеп тә ярдәмчел, кирәк чакта һәртөрле эшкә әвәс Нургаян абыебызны узган кыш югалттык, кинәт кенә авырый башлады ды, ташлап та китте. Искә алуыбыз Нургаян абыйның да, эштән туктап озак та үтми мәрхүм булган Лотфулла абыйның рухына изге дога булып барып ирешеп, рухын шат кылса иде.
Газета гына басмадылар, заказ да җыйдылар, бер елны медицина институтына бик күп брошюралар да эшләп бирдек, “Сельхозтехника» газетасы да чыгардык бит әле, дип искә ала типография хезмәткәрләре. Кемнәр генә эшләмәгән биредә, хәреф җыючы Әлфинур Мәгъсүмҗанова, алмашчысы Зәйтүнә Камалетдинова, удмурт газетасын җыючы Вера Лобанова, Ольга Шарова, директор Барый Нигъмәтҗанов, пичәтләүчеләр Әлфия һәм Хәмдия Ильясовалар, хисапчы Гөлнадия Шәрәфиева, Мәүлифә, апалы-сеңелле Рәхилә-Альмира апалар, бинаны җылытучы Рәшит Габдрахманов, җыештыручы Гадилә апа...(бу исемлекне баета аласыз, хөрмәтле укучым).
Атнасына өч тапкыр чыккан газета туксанынчы елгы үзгәрешләр чорында ике тапкырга кала. 1978-1988 елларда биредә яшьләр бик күп эшләгән, ул чорда чаңгы шуу, мылтык атуда ярышулары, кичәләр уздыру, җәен миллек җыюлар, субботникларны инде олыгая барган типографиялеләр сагынып искә ала.
Район тарихында үзендә эшләгән кешеләре белән тирән эз калдырган типографиянең ишекләре бүген ябык булса да, зур-зур станоклар тавышын кешелек дөньясын үзенә караткан компьютерлар алыштырса да, типографиянең данлы үткәне югалмый, буыннардан-буыннарга күчә бара.
Алга таба биреләчәк истәлекләрдә шулай икәнлегенә тагын бер кат инанырбыз (дәвамы бар).
Фотолар "Хезмәт" газетасы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев