Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хезмәткә - 90

Синең кыйблаң – халык мәнфәгате

Бу юллар газетабыз турында. Районына тугры хезмәтче булган «Хезмәт» һәм «Азьлане» газеталары белән 1965 елга кадәр дистәләп редактор җитәкчелек итә.

Синең кыйблаң – халык мәнфәгате
Кирәк чакта – бөек тәнкыйтьче син,
Кирәк чакта – олуг киңәшче.
Гади генә итеп әйткән чакта –
Районыңа тугры хезмәтче.

Бу юллар газетабыз турында. Районына тугры хезмәтче булган «Хезмәт» һәм «Азьлане» газеталары белән 1965 елга кадәр дистәләп редактор җитәкчелек итә. Менә аларның безгә билгеле булганнары: Рәхмәтуллина, Әхмәдиев, Ибраһимов, Хөрмәтуллин, Чакмин, Хәяров, Насыйрова, Ибраһимова... Ул елларда алар бик еш алышына. Репрессия давылы да читләтеп үтми аны. «Югары уңышка» һәм «Азьлане»ның редакторлары Рәхим Хөрмәтуллин һәм Николай Чакмин 1938 елда кулга алына. Хөрмәтуллин партия сафыннан чыгарыла һәм атарга хөкем ителә, Чакмин исә 1939 елда төрмәдә үлә. Соңыннан алар аклана, әмма төзәтеп булмастай ялгышлар кылынган була инде. Шунысы йөрәкне җылыта: авыр Бөек Ватан сугышы елларында да район газетасы чыгудан туктамый. Бу чорда аларны ике кеше – редактор  Сөнгать Гыйбадуллин белән Рәкыя Шакирова чыгара. Кызганычка, район газетабызның элекке тарихы җентекләп барланмаган, тупланмаган. Район тарихын өйрәнүче тынгысыз ветеран, «Хезмәт»ебезнең күптәнге якын дусты Ленура Сафина газетабыз тарихы турындагы эзләнү-табышларын «Югалган эзләр буйлап» китабында укучыларга тәкъдим итсә (бу сәхифәдәге мәгълүматлар Ленура апа китабыннан алынды), туксанынчы елларда «Хезмәт»тә эшләп, каләм чарлаган, бүген «Ватаным Татарстан»да инде тәҗрибәле каләм остасы булып танылган Лилия Нурмөхәммәтова да диплом эшен менә шушы темага багышлаган була. Архивларда казынып ул тапкан мәгълүматлар белән кызыксынучы, «дәвам ит» дип киңәш бирүче генә булмый, кызганычка.

Редакторлар белән танышуны дәвам итеп, инде безгә мәгълүм, бүгенгегә якын елларга күз салыйк. 1965 елдан 1970 елга кадәр «Хезмәт» газетасында Мәгъсум Хуҗин редактор булса, 1970-1972 елларда – Дифгать Сираев, 1972-1987 елларда – Әхәт Фазылҗанов, 1988-1995 елларда – Хәмит Фазылҗанов, 1995-2013 елларда – Нурулла Галиев, ә 2013 елдан башлап Вакыйф Зәкиев редактор – баш мөхәррир булып эшли. Һәр чорның үз авырлыгы, үз проблемалары. Һәм, билгеле, һәркайсының үз плюсләре-минуслары. Бу чорлар, ул елларда эшләүчеләр турында әле алга таба аерым сәхифәләр бирербез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 еллык юбилей