Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хезмәткә - 90

Үткәне саргайган кәгазь битләрендә

Газета – район көзгесе. Район газеталары җирлекнең яшәешен чагылдыра. Газета яктырткан район хәбәрләре укучыларга тиз һәм вакытында килеп ирешә, районыбызның хезмәт кешеләре хакында кызыклы материаллар басыла икән, димәк, болар барысы да район тарихына кереп калучы “алтын юллар” булып газета битләрендә кала.

Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында район газетасы үзенчәлекле бер урын алып тора. Университетның журналистика бүлегендә укыганда диплом эшем район газетасының үткәне, бүгенгесе һәм социаль мәсьәләләрнең куелышы темасына багышланды. Диплом җитәкчем, Тарих фәннәре кандидаты, фронт газеталарын, гомумән матбугат тарихын өйрәнүче, социологик тикшерүләр уздыручы, үз студентларын да бу эшкә өндәүче Альбер Кәрим улы Айнетдинов иде. Мин читтән торып укый һәм район газетасына кайтып эшли башлагач, җирле газетаның тарихы белән кызыксынырга һәм диплом эшемне шушы юнәлештә алып барырга киңәш итте. Дөресен әйтим, аның бу тәкъдиме мине шатландырмады. Чөнки архивларда казынырга, тузан җыеп яткан төпләмәләрне актарып, үземә тиешле мәгълүмат эзләргә кирәк иде. Башкаларга җиңел тема бирде, миңа эзләнәсе, дип үпкәләп тә йөрдем әле. “Район газеталарының күпчелеге өйрәнелмәгән. Сез, студентлар, үз районыгыз турында бераз булса да өйрәнергә теләмисез икән, тагын кем бу эшкә тотынырга тиеш соң?” – дип шелтәләп тә алды үземне. Ул хаклы иде. Үзем эшли торган газета турында мәгълүмат ала алу, сәгатьләр буе төпләмәләрне карап утыру, миңа аз булса да хәзинә бирде. Чыннан да, безнең район газетасы беркем тарафыннан да өйрәнелмәгән булып чыкты. Яшермим, аның башлангыч чоры турында мәгълүматлар табу авыр булды. Төпләнмәләрне карап утырганда, бүгенге көндә бер гасырга якын тарихы булган район газетасында күренекле кешеләрнең шактый эшләгәнен белә алдым. Һәм диплом эшен якладым да, шуның белән оныттым... Юк, онытып булмаган икән. Газетаның 85 еллык юбилее якынлашканда, хезмәтлеләр шушы диплом эшемне сорады. Университетта диплом эшләре 5 ел гына саклануы билгеле булды. “Кулъязмаңны ташламадым кебек, авылдагы өйдә, иске сандык төбендә булырга тиеш ул”, - диде әни. Саргаеп беткән кәгазьләр сандык төбендә иде... Аларны барлап, кабаттан компьютерда язып саклап куйдым. Хәзер карап утырам да, эх, шул вакытта, Альберт Кәримулла улы сүзен тыңлап, өйрәнүне киңрәк дәвам итәсе булган да бит дип үкенеп куям. 1998 елда район газетасында һәм типографиясендә эшләгән олпат шәхесләрнең күпчелеге исән иде.
Тарихка күз салсак, беренче татар газетасы 1905 нче елда “Нур” исеме астында чыга башлый. Шул көннән башлап төрле газета-журналлар дөнья күргән. Кайберләре ябылып, яңадан оешкан.
Безнең Балтач районында чыгып килүче “Хезмәт” газетасы 1932 нче елдан нәшер ителә башлый. Бу хактагы мәгълүмат газета исеме янәшәсендә дә урнаштырылган. Төпләнмәләрне актарып утырганда шуңа игътибар иттем, газета битләрендә беренче мәлдә гомумән үз юбилеена багышланган махсус сәхифәләр бирелмәгән дисәк тә хата булмас. Беренче язма бары 1980 нче елда басманың 5000 нче саны чыгу уңаеннан гына яктыртылган. “Газетага почет грамотасы” дигән баш астында түбәндәге юллар язылган: “Коммунистик төзелеш бурычларын тормышка ашыруга хезмәт ияләрен мобилизацияләү буенча нәтиҗәле эшләве өчен һәм 5 меңенче саны чыгу уңаеннан “Хезмәт” газетасы КПСС райкомының һәм халык депутатларының район Советы башкарма комитетының Почет грамотасы белән бүләкләнде” , дигән хәбәрне укырга мөмкин. Шушы ук санда “Башлангычы шушыннан” дигән язмада Гөлниса Рәхмәтуллинаның язганнары безне уйланырга мәҗбүр итә. 1931 нче елда аларның гаиләсен Балтачка җибәрәләр. Нәкъ шул вакытта районда газета оештыру хакында сүз алып барыла. Әмма кемне куярга? Районда кулай кеше юк. Казаннан редактор булып эшкә кеше җибәргәнче, кем дә булса газетаны чыгара торырга тиеш була. Нәкъ менә халык мәгарифе бүлеге мөдире, өченче декабрьдә кызы туган яшь ана, әлеге хат авторы Гөлниса Рәхмәтуллинага бу эш йөкләнә. Билгеле, ул чакта Балтачта типография булмый. Арчага барып газета чыгарырга туры килә. Ай ярымлык кызын толыпка төреп, беренче санын чыгару өчен Арчага ат белән

юлга кузгала ул. “МТС” исемле газетаның тәүге саны әнә шулай дөньяга туа. Шулай итеп, Гөлниса апа Рәхмәтуллинаны без газетабызның беренче редакторы булган дип әйтергә тулы хокукыбыз бардыр. Ул 2-3 номер чыгарганнан соң, Казаннан яңа редактор җибәрелә. Ул – Талиб Әхмәдиев була. Фәкать, аның эзләнүләре, кадрлар туплавы, редакцияне төрле җиһазлар белән тулыландыру нәтиҗәсендә даими рәвештә газета чыга башлый. Тик ни кызганыч, минем үземә беренче саннарны күрергә насыйп булмады. Район газеталарының төпләнмәләре сакланучы Татарстан Республикасының Китап Палатасы архивында (ул чакта Бауман урамында иде) 1935 нче елдан башлап кына саклана иде. Ә редакциянең үзендә төпләмәләр 1956 нчы елдан саклана, алдагы еллар газета төрле урыннарга күчеп йөрү сәбәпле югалган.
Райком һәм райбашкарма комитеты органы белән нәшер ителгән “МТС” газетасы латин имласында басылган. 1935 ел төпләмәләрен караганда җаваплы редактор итеп түбәндәге кешеләрнең исем-фамилияләре күрсәтелгән: Җ.Ибраһимов, Р.Хөрмәтуллин, Х.Хәяров, С.Насыйбуллин. Газетада кыска информация-хәбәрләр урнаштырылган. 2 битле булып, А4 форматы (29,7Х21 см) белән чыга. Басма, 1936нчы елның 6 саныннан исемен “Югары уңышка”дип үзгәртә. Канлы 1937 ел якынлашып килгәндә редакторлар бер-бер артлы үзгәреп тора. Димәк, безнең редакторлар да фаҗигале язмышка дучар булган булырга мөмкиннәр.
Бу елларда (Бөек Ватан сугыша кадәр) тираж 3500-3800 арасында тирбәлә. Ике имза белән бирелгән газеталарны да очратырга мөмкин. Мәсәлән, җаваплы редактор: Һ. Ибраһимов һәм Р. Хөрмәтуллин. Бөтен совет халкы күгендә газаплы авыр еллар булган Бөек Ватан сугышы чорында да газета яшәвен дәвам итә. Бу вакытта газетаның эчтәлеге дә үзгәрә. Газет аша районыбызның хезмәт ияләрен фронтка ярдәм итәргә өндәгән мөрәҗәгатьләр сан саен чыгып бара. Үзенең ашарга ризыгы, кияргә киеме булмаса да, авыл халкы ил өчен, фронт өчен, җиңү өчен барысын да эшләргә тырыша. Менә шушы тырышлыклар җирдә ятмый. Бу хакта газета битләренә урнаштырыла. Авыл хуҗалыгы продукциясе, җылы киемнәр белән танклар колоннасы төзү өчен өлеш керткән район халкы турында газета даими рәвештә яктырта. Сугыш елларында газетада ике кеше эшләгән – җаваплы секретарь Рәкыя Шакирова белән редактор Сөнгать Гыйбадуллин. Газетаны чыгарырга, районда булган хәлләрне тулысынча яктыртырга кирәк. Ике кеше шулкадәр эшне ничек башкарып чыккан, менә монысына гаҗәпләнерлек. 5000нче сан чыгу уңаеннан Сөнгать Гыйбадуллин түбәндәге актив хәбәрчеләрне искә ала: “Безнең эшебезгә хәбәрчеләр армиясе зур ярдәм итте. Балтачта яшәүчеләр Шәйхетдин Галәветдинов, Минһаҗ Ганиев, Бөрбаш Сәрдегәненнән Фәләх Насыйров (хәзер Татарстан радиокомитетында эшли), “Яңа тормыш” колхозы бригадиры Мөбарәк Сафиуллин һәм башка күпләр безнең актив хәбәрчеләр булдылар” (“Хезмәт”, 1980 ел, 17 май). Билгеле, биредә исемнәре телгә алынган кешеләрнең берсе дә исән түгел инде. Бар гомерен журналистикага багышлаган Фәләх Насыйров та (тулы исем-фамилиясе Фәләхетдин Насретдинов, әнием ягыннан әбинең икенче буын туганы. – Л.Н.) шушы юбилей саны чыкканнан соң, берничә ел гына яши алды. Алга китеп шунысында әйтим әле, аның кебек беренче адымнарын район газетасы – “МТС”, “Югары уңышка”, “Хезмәт” белән бәйләп, каләм тибрәткән, соңыннан республика күләмендә билгеле булган язучы, шагыйрә, фән эшлеклеләре шактый...
Еллар узган саен газетаның йөзедә үзгәрә, бай эчтәлекле, көн кадагына суга торган үткен язмалар арта бара. Төрле рубрикалар – “Туган илебездә”, “Кыска хәбәрләр” (ТАССР яңалыклары), “Халыкара күзәтү” һәм башка шундый шул чор өчен актуаль проблемалар кәгазь битләренә сырлана. 1956нчы елларда сан саен газета исеменең уң ягында төрле эчтәлектәге өндәмәләр бирелә башлый. Мәсәлән, “Авылда сәүдә эшен үрнәк булырлык итеп алып баруга ирешү сәүдә оешмаларының мактаулы бурычы. Бу бурыч төгәл үтәлергә тиеш!” (“Югары уңышка”, 1956 нчы ел, 27 декабрь). “Колхозчылар һәм колхозчы хатын-кызлар, МТС һәм совхоз работниклары, авыл хуҗалыгы белгечләре! Җәмәгать терлекчелеген барлык чаралар белән үстерегез һәм терлекләрдән продукт алуны арттырыгыз! Илебезгә терлекчелек продуктларын күп бирик. (Бөек Октябрь Социаль

революциясенең 39еллыгына КПСС Үзәк Комитеты Өндәмәләреннән)”. (“Югары уңышка”, 1956 ел, 22 ноябрь).
Алдагы еллардан аермалы буларак, 1956 нчы елда халыкның социаль хәле турында язмалар күренә башлый. Район социаль тәэминат бүлеге мөдире Г. Сөләйманов “Кешеләр турында өзлексез кайгыртырга”, дигән язмасында, районның үзара ярдәмләшү касссаларының эше белән таныштыра. “Яңа тормыш” колхозында ярдәмләшү кассалары яхшы гына эшләп килә. Кассаның председателе иптәш Хәсәнов үз эшен намус белән башкара. Хәзер аның 10000 сумлап акчасы бар. Быел бу кассадан иптәш Г. Әхмәтгалиевка өен ремонтлау өчен – 300 сум, иптәш Әхмәдиевка 200 сум акча бирелгән” (“Югары уңышка”, 1956 ел, 27 декабрь). Автор биредә, үзара ярдәмләшү кассаларының эшчәнлеге бар җирдә дә оешкан төстә булмаганлыгын ассызыклап китә. Шушы язмада башка районнарның да күркәм эшләре белән уртаклаша. “Соңгы вакытта республикабыз колхозларында карт-карчыкларның һәм инвалидларның тормыш шартларын яхшырту чаралары күрелә башлады. Лениногорск районының “Уңыш” колхозында карт-карчыкларга һәм колхозда эшләп сәламәтлекләрен югалткан инвалидларга ай саен 30ар хезмәт көне язу турында карар чыгарылган”, – дигән юлларны да укырга була.
Газетада авыл хуҗалыгына аеруча киң урын бирелгән. Ул заман өчен зур булган уңышлары белән тәҗрибә уртаклашканнар. 18 октябрь санында, мәсәлән, Сталин исемендәге колхоз бригадиры Р. Гасыймов һәр гектардан ничек итеп 13 центнер бодай уңышы алып булуы турында башкаларга җиткерә.
Бу чорда “Безнең Чаян” рубрикасы аеруча яхшы эшли. Гомумән алганда, тәнкыйть материаллары газета битләрендә еш басыла. Минемчә, әлеге рубриканы укучылар үз иткәннәрдер. Бер генә мисал. 1956 нчы елның 18 октябрь санында “Үгез урынана сыер белән бозау” дип исемләнгән язма белән янәшә карикатура куелган. Анда кәҗә җитәкләп калган ферма мөдире белән тана алып китүче Таҗетдинов сурәтләнгән. Язмада түбәндәге сүзләрне укырга була: “Тояк урынына тояк. Таҗетдинов колхозга кәҗә кадәр генә үгез бозау китерә, ә буаз тана алып китә. Тана кайтуга бозаулый, сыер белән бозау район халык суды карары нигезендә кире колхозга кайтартыла (Хәбәрче хаты имзасы белән)”. Ул заманнарда матбугатның үткен күзе, каләме белән дәүләт милкенә кул сузучылар әнә шулай фаш ителгән. Газетаның төпләмәлен карап утырганда, тәнкыйть материалларының елдан ел кими баруы күзгә ташлана.
1956-1958 нче елларда газета битләрендә сыер савучылар, механизаторлар үз эшләре белән башкаларны да таныштырганнар, тәҗрибә уртаклашканнар. Дөрес, бу язмаларны урыннарга барып редакция хезмәткәрләре әзерләгән. Хуҗалыкларның алдынгы эшчеләре тарфыннан шундый эчтәлектәге язмалар бирелгән. Бу елларда куян, тавык үрчетү алгы планга куелган. Кырга көл, кош тизәкләре чыгару, савым, үрчем, йомырка алу планнары, сводкалар киң яктыртылган. Пенсиядәге үзгәрешләр, прокурор язмалары, колхозларда чыгып килүче стен газеталарына күзәтү, алдынгы комсомоллар, партия членнарының фоторәсемнәрен биреп, район газетасының йөзен даими үзгәртеп торалар. Ике ызандаш район – Чепья һәм Балтачның үзара ярышына да киң урын бирелә.1958нче елда беренче әдәби әсәрләр күренә башлый.
1958нче елның июль аеннан Балтач районы белән Чепья кушылып, Балтач районы булып кала. Балтачта татар һәм удмурт телләрендә газета нәшер ителә. Татарчасы – “Югары уңышка”, ә удмуртчасы “Азьлане” (“Алга”) исемен ала. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик, Чепья районында татарча газета “Коммунар” исеме астында чыга. Бергә кушылгач, тираж бермә-бер арта. Ел башында 1185 булса, август аенда 3739 данәгә җитә. Ел ахырында 2988гә кала. Сәбәбе – газета атнага өч тапкыр, 4 битле булып чыкканга, өстәмә 5сум 25 тиен акча түләргә кирәк була. Түләмәүчеләргә 1 октябрьдан газета килми башлый. (“Югары уңышка” 1958нче ел, 5нче сентябрь). Ноябрь аена кадәр С. Гыйбадуллин редактор була, аннан соң Чепьяда чыгып килгән “Коммунар” газетасы редакторы Вәгыйз Вәлиев билгеләнә.
1960нчы елларда яңадан-яңа рубрикалар барлыкка килә. “Очлы каләм”, “ТАСС хәбәрләре”, “Халыкара күзәтү”, “Рейд бригадалары хәбәр итә”, “Хәбәрчеләр посты яза”, Фән һәм техника дөньясында”, “Бүген кем алда”. Бу рубрикалар нәрсә турында яктыртканнар

соң? Мәсәлән, “Очлы каләм”дә булган хәлне мәзәк итеп язганнар. 1961нче елның 17 гыйнвар санында басылып чыккан “Үстерүен үстерделәр, әмма...” язмасын гына алыйк. Анда түбәндәгеләрне укырга була. “Правда” колхозында җитеннән мул уңыш үстерделәр, әмма кадерен белмәделәр, ул амбарга гына мул булып кермәде. Җитен көлтәләре сукмаган килеш кар астында калды. Аларны җыеп сугу эше әле дә төгәлләнмәгән. Аның каравы, колхоз правлениесендәге агайларга тычканнар рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмыйлар икән. Дөрестерме, юктырмы, имеш, тычканнар башлыгы Яңа елны каршылаганда колхоз преседатале Газизов, бригадир Садыйков, Вәлиев иптәшләр истәлегенә тост күтәргән, ди. Җитенне тиз көндә җыеп суктырмасалар, ашап бетерәбез дип ышандырган, ди. Тычканның болай дип әйтүенә ышанып ук булмас-булуын, әмма җитәкчеләр авыз ачып торганда аларның җитенен бөтенләй яраксызга чыгаруларына ышанырга була. Председатель бәлки минеке югалмый, колхозныкы жәлмени, ди торгандыр. Бу очракта мондый кешеләр белән прокурор закон телендә сөйләшсә, ничегрәк булыр икән?” (Үзгәртүсез бирелде). Әнә шулай, чеметеп уйланырга мәҗбүр иткән газетага 1961нче елның 13 гыйнварында 31 хат алынган, шуның 14е алдагы саннарда басылган. Димәк, ул елларда хәбәрчеләр дә активрак язганнар.
1960нчы еллар төпләмәләрен карап утырганда, кызыклы фактларга тап булдым. Ир белән хатын аерылышырга халык яки Югары судка гариза бирсәләр, соңгы паласаның аскы өлешенең уң ягында, рамкага әйләндереп, кайгынамә кебек кем белән кем аерылышырга гариза биргәнлеге күрсәтелгән. Мәсәлән: “Балтач авылында торучы Гайнетдинов Әхәт Җәләл улы шул ук авылда торучы Гайнетдинова Шәрифәбану Шәфигулла кызы белән аерылышу турында район халык судына гариза бирде” (“Югары уңышка”, 1962 ел, 28 гыйнвар). “Норма авылында торучы Зәкия Гариф кызы Нәбиуллина Латыйп Фатыйх улы Әхмәтов белән аерылышу турында ТАССР Верховный судына гариза бирде”. Күрәсез, бу заман өчен аерылышулар аз булган. Шуңа күрә, сенсация ясап бу хакта матбугатта күрсәтелгән.
1962нче ел ахырында район Арчага кушылганнан соң газета Арчада “Коммунизмга” исеме белән чыга башлый. Газета белән эшче көчләр дә Арчага китә. 1965нче елда кабаттан Балтачка кайта, “Хезмәт” дип нәшер ителә башлый. Күренекле язучы Мәгъсүм Хуҗинны редактор итеп билгелиләр. Аны район кире Балтачка кайтканнан соң, редакцияне оештырыр өчен казаннан җибәрәләр. Бу чорда эчтәлегендә дә, бизәлешендә дә үзгәрешләр шактый. Бәйрәм саннары төсле булып басыла. Газетаның татар телендәгесе – 4227, удмуртчасы – 820 данә белән чыга. Алдагы еллардан аермалы буларак, газетаның адресы да бирелә башлый. Адрес түбәндәгечә: Балтач авылы, Тукай урамы, 46нчы йорт (ул елларда Ленин урамы Тукай урамы дип йөртелгән. “Хезмәт” газетасының хәзерге адресы Ленин урамы 91 йорт). Шул елдан башлап газета Балтачта гына нәшер ителә. Һәм 1965нче елдан хәзергәчә нигезен алмаштырмаган. “Хезмәт” газетасы чәршәмбе, җомга, якшәмбе көннәрендә КПССның Балтач райкомы һәм район Советы башкарма комитеты органы булып басыла. Төрле темаларга киң урын бирелә. Шушы елларда журналистларның үз язмалары да күренә башлый. Рубрикалардан – “Алдынгы тәҗрибә”, “Атеист трибунасы”, “Коммунистик тәрбия”, “Дөньяда ниләр бар?”, “ТАСС хроникасы” яши, дөньядагы бөек кешеләр хакында газета-журналларда басылган язмаларга, педагог киңәшләренә киң урын бирелгән. Алдынгылык кына түгел, кеше язмышына караган четерекле язмалар да басыла башлый. Бу чорларда колхозларның отчет-сайлау җыелышлары турында язмалар бирелә. Алга барырга, коммунизм төзүгә өндәп чакырулар бик күп. Мәсәлән, газета редакциясе коммунистик җәмгыять төзүче, КПССның XXIV съезды карарларын үтәү өчен фидакарьләрчә көрәшүче хезмәт кешеләре турында конкурс игълан итә. Хрущев илдә кукуруз үстерүне алгы планга куйган вакытта, газета битләрендә шул хакта гына языла. Төрле карарлар бастырыла, бишьеллык планнар һәм башка шундый коммунистик рухтагы эшләр хакында ассызыклана. 1969нчы елдан газетага моңа кадәр җаваплы секретарь булып эшләгән Дифкать Сирай редакторлык итә башлый. Ә 1972нче елның октябрь аеннан газетага яңа редактор билгеләнә. Ул хәзер дә район газетасын ташламаучы, төрледән-төрле темалар

табып, үзенең каләм серләрен райондашларыбызга ирештерүче Әхәт Фазылҗанов була. Ә.Фазылҗанов эшләгән елларда районда булган хәлләр тулырак басыла башлый. Комсомол, партия тормышы алга сөрелә. Әхәт абый лаеклы ялга чыккан соң, 1988нче елның февраленнән Хәмит Фазылҗанов редактор итеп билгеләнә. Илдә барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, газетаның эчтәлеге дә алдагы еллар белән чагыштырганда нык үзгәрә. Илдәге буталчыклар газета язмышына да кагылмый калмый. Өч тапкыр урынына ике генә тапкыр нәшер ителә. Һәм 4тән 2 битлегә кала (берара). Шулай да, матбугатның абруе төшми, район халкы газетадан аерылмый. Үз җаен тапкан газета, яңадан даими рәвештә 4 битле булып, атнага 2 тапкыр – чәршәмбе, шимбә көннәрендә чыгуын дәвам итә.
1995нче елның башыннан газетаның яңадан редакторы үзгәрә. Күп еллар радиоорганизатор булып эшләгән Нурулла Галиев килә. Илгә компьютер шаукымы килеп кергәч, безнең редакция дә компьютерлаштырылды. Газетаның чәршәмбе саны компьютерда чыга башлады. Ә менә редакторның урынбасарлары 1965 нче елдан соң фәкать ике генә кеше була. “Хезмәт”кә редактор урынбасары һәм авыл хуҗалы бүлеген алып бару өчен Нәҗип Мадияров (1979 елда Балтачтан Чаллыга күченеп китә) һәм 1999 нчы елга кадәр Рәфыйк Шәрәфиев.
Әйткәнемчә, газета удмурт телендә дә нәшер ителә. “Азьлане” газетасының әйдәп баручылары гел үзгәрми.1965-1980 елга кадәр Николай Борисов (хәзер мәрхүм) һәм 1980 нче елның августыннан бүгенге көнгә кадәр Александр Кунаев редактор урынбасары вазифасында, удмурт телендә тәрҗемә ителгән газетаны халыкка ирештерүчеләр.
Газета – районда булган һәр яңалыкны түкми-чәчми райондашларга рухи байлык итеп таратучы төп чыганак. Безнең үткәнебез саргайган төпләмәләрдә. Шулар аша үзебезгә бай мәгълүмат алабыз.
Шушы чор эчендә газетада кемнәр генә эшләмәгән. 1932 нче елда хәреф җыючылар курсын тәмамлаган Мәгъсүмә Шакирова гомер буе шушы эштә булган. Аның белән бергә Хәят Гадилова да эшләгән. Ул чорда газетаның хәрефләрен кул белән җыйганнар. Моның өчен күпме көч, күпме вакыт кирәк. Кул белән әйләндереп газета басучы Хәсән Закиров җилкәсендә дә әйтеп бетергесез авыр хезмәт яткан. Менә шушындый авырлыкларны җиңеп, газета бүгенге көнгә килеп ирешкән. Иң газаплы сугыш елларында бар көчен, энергиясен биреп эшләгән, гомеренең соңгы елларына кадәр газета өчен җан атып йөргән, хәбәрчеләр белән актив эш алып барган Рокыя Шакированың күңел архивында нинди зур мәгълүматлар югалган. Җаваплы секретарь булып эшләгән - Риф Якупов, Фәридә Шакирова, Ләйсән Кариева, Нәҗип Әминов кулы аша күпме хезмәт, язмыш узган.
Бу язмада исемнәре телгә алынмаган бик күп кешеләр калды. Газетаның үткәненә борылып карыйсың да, данлы сәхифәләргә күз саласың.
Озак еллар газетабызга редакторлык иткән Әхәт абый Фазылҗанов “Мәдәни җомга” газетасының 1997 ел, 30 май санында түбәндәге сүзләрне яза. “Юк, җәмәгать, район газетасы дип кенә аңа түбәнсетеп карамыйк әле –урыннарда район газеталары теләсә кайсы басмага караганда да күбрәк тарала. 31 мең халкы булган Балтачта, мәсәлән, үз газеталары биш меңнән күбрәк тираж белән басыла. Һәр йортта алып укыйлар диярлек. Теләсә нинди мәсьәләдә халыкка иң зур йогынты ясардай көчкә ия басма дигән сүз. Шулай булгач, газета һәр йортка чиста һәм матур, үтемле, күңелгә якын теле белән барып керсен”,- дип белдерә.
Чыннан да, бай тарихлы районның озын юлын яктырткан район газетасы, һәр йортка атнага ике тапкыр килүче кадерле кунак бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев